Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Түбән Шүләңгернең Ташлык чишмәсенә килегез

Татар халкында чишмәләрне, сулыкларны хәстәрләп тору гадәте элек-электән буыннан-буынга тапшырылган.

Безнең авылда, Бибкәш тау итәгендә данлыклы Ташлык чишмәсе урнашкан. Суы тешне камаштырырлык салкын, ләкин күпме эчсәң дә чирләтми. Ул улактан челтерәп агып, авылны ике якка бүлеп торучы инешне туендыра. Чит җирләргә китеп яшәгән авылдашларыбызның сагынып төшләренә керә. Шулай булмыйча: Тау урамның дәвамы булган Бибкәш тау яланында данлыклы Сабантуйлары узган, көрәшчеләр йөгереп төшеп чишмә суын эчеп хәл алган, яшь җилкенчәк аның тирәсендә үскән тал, каен, шомырт, миләш агачлары ышыгында мәхәббәт аңлашкан истәлекле урын бит ул! Авылга су суырткыч башня куелып, урамнарда су колонкадан килә башлагач, аннан соң инде өйләргә дә кергәч, Ташлык чишмәнең дәрәҗәсе төшеп китте: кичке уеннар клубка күчте, Сабантуйлар да авыл уртасында уза, үзгәртеп кору җилләре аркасында яшьләр авылдан шәһәргә китеп урнаша башлагач, яланда чыр-чу килеп уйнаучы балалар да күренми башлады... Чишмә ятим калгандай булды. Вакытлар узу белән авылда калган яшьләр, ир-атлар аны чистартып чан төшерделәр, тимер улак урнаштырдылар, маллар пычратмасын өчен өстен яптылар, тирә-ягын рәшәткә белән әйләндереп алдылар, инеш аркылы тимердән яхшы басма ясап куйдылар. Ә хатын-кызлар аның тирәсен чүп-чардан, корган агачлардан арындырды, гөлләр утыртып бизәргә тырышты. Шулай да, чишмәгә нидер җитми кебек иде. Моннан биш еллар элек Мамадышта яшәүче  авылдашларыбыз Нургали Гобәйдуллин һәм Радик Миннәхмәт уллары аңа яңа сулыш өрде: утыргыч, самавыр белән чәйнек урнаштырдылар. Үткән-сүткән өлкәннәр утыргычка утырып, яшь чакларын сагынып ял итү гадәте керде. Олысы-кечесе чишмәнең суын эчеп, илһамланып тау битенә җиләккә йөри башлады, сихәт җыйды. Ә быел Ташлык чишмәбез бөтенләй яңа төсмер алды: яңача бизәлгән  рәшәткәләр, матурлап буялган самавыр белән чәйнек үзенә магниттай тартып, ерактан балкып тора. Юкка гына халык матурлык дөньяны саклый һәм бизи димәгән шул. Бу кем эше дисезме?! Билгеле инде Гобәйдуллиннарныкы! Нургалинең хәләл җефете Гүзәлия ханым тәкъдиме белән чишмәнең исеме язылган элмә такта да бик килешле урнаштырылган. Уңган гаилә чишмә тирәсенә чәчәкләр утыртырга да җитешкән. Бер булганнан бар да була шул! Хәзер чишмә янына кайткан кунаклар да, авылдашлар да суга гына түгел, гүзәллекне күрергә,  истәлеккә сурәткә төшәргә дип тә йөриләр. Барлык авылдашлар исеменнән шушы саваплы эшләре өчен бу гаиләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга тигезлектә, сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта, эшләгән игелекләренең куанычын күреп матур тормышта  яшәргә насыйп булсын.

 

Рәфидә Галиева.

 

Түбән Шүләңгер авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев