Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Түбән Козгынчыда яшәүче Люция Закировадан

Ташкабак кыйссасы

- Әнә,  әнә, әнием, кара: әби ике күзле кабачокны сөлге белән төреп куйган, - дип, әнисенең итәгеннән тартты матур кызчык. Чыннан да, кибет каршында мамык шәл ябынып басып торган кечкенә генә әбекәйнең кулында сөлгегә төргән җәй кунагы – ташкабак иде.

 

  - Миланочка, барып сора әле, ничә сум икән кабачок, - диде  яшь хатын.

   - Илле сум, әни, - диде, бик тиз әйләнеп килгән бала. Әнисе аңа 200 сум акча  бирде дә, сдачасын сорамаска кушты. Әби, андый зур акчаны алмаска теләп, ике кулын күтәреп каршы килә башлагач,  ханым якынрак килеп аңлатты:

- Ташкабакның бәясе  -  200 сум, әби, алыгыз акчаны. Безгә ул бик кирәк, - диде. Әби, суза-суза догалар укырга тотынды. Ул арада кызчык эскәмиядә кар каплап киткән  башмакларны күреп алды һәм матур тавышы белән: “Әбидән бу тапочкаларны  алсагыз, Яңа елда бәхет килер, күрерсез!” – дип такмаклый башлады.

    - “Богиня маркетинга!” – дип, русчалатып әйтә-әйтә,  озын пальто кигән ир-ат якынлашты. – Өчесен дә бирегез, өч кызыма булыр. Аяклары өшемәс. Бик матур башмаклар!

Әбинең шатлыклы йөзеннән  көн дә яктырып киткән, кояш та ягымлырак карый башлаган кебек булды. Ул, догаларын укый-укый, теләкләрен тели-тели, аксый-туксый әкрен генә кайтырга борылды. Кулларына биш-алты пакет күтәргән затлы киемле таза хатын ашыга-ашыга аның артыннан иярде:

- Сезнең аягыгызга нәрсә булды?

- И, кызым, белмим шул. Баса алмый башладым. Көндез йөрим әле азрак. Поликлиникага барган идем, анда талонны ниндидер шакмаклы компьютердан алырга кирәк икән хәзер. Кайтып киттем. Борчылма, кызым, төзәлер. Аягыма сөртергә аптекадан кыйммәтле мазь сатып алырга туры килде шул бу айда. Акчам   шуңа бетеп китте. Өч төн утырып башмаклар бәйләп чыктым.  Сатып алсалар, ипи-сөтлек акчам булыр, дигән идем. Менә бит мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләрне җибәрде Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт төшсен. Йөргән юлларыгыз уңсын, белеп һәм белмичә эшләгән гөнаһларыгызны кичерсен Аллам, сәламәтлектән, бала бәхетеннән аермасын, картайган көнегездә ялгыз калып тилмермәгез, яныгызда яраткан кешеләрегез булсын, яман чирләрдән, күзләрдән, сүзләрдән, төрле фаҗигаләрдән сакласын, Раббым. Бәхетле булыгыз!

    Таза хатын  әбигә телефон номеры язып бирде:

-Абыем табиб булып эшли, мин аның белән сөйләшеп куярмын. Каринадан, диярсез. Ул сезнең аякларыгызны дәвалый ала. Ярдәм итәр, итмичә калмас.

     Ә кызчык әнисенә һаман кабачокның күзләре турында сөйләвен дәвам итте. Хәзер өйгә кайткач, ташкабакның  башына яулык бәйләп куяр, йокларга яткырыр,  өстенә юрган ябар... Әби кыш эченә кереп күптән күздән югалды. Ә барысының күңелендә, ниндидер, яктылык, җылылык  калды. Менә шулай була ул үзең өчен генә яшәмәсәң, тирә-юньдәгеләргә җылылыгыңны таратсаң, Аллаһы Тәгалә үзеңә сәламәтлекне өеп бирә, сәламәт булсаң,  кәеф тә яхшыра, табигатьнең матурлыгын да күрәсең.  Менә шундый могҗиза! Яхшылык эшләп карагыз  әле сез дә! Яныгызда гына ялгыз әби  яки бабай яшәмиме? Күршегезнең бикле ишеге  артында  өзелә-өзелә сабый бала еламыймы? Подъездыгыз ишек төбендә туңып песи баласы утырмыймы? Берәрсе ярдәм итәр әле, дип узып китмәгез. Аллаһы Тәгалә аларны сезнең сукмакка чыгарып куйган, сез ярдәм итәргә тиеш, дип. СЕЗ! Сезне шулай сынамакчы була бит ул.  Игътибарлы булыйк, дусларым!

 

 

  

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев