Нократ

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр

Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган.

 

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр – җырчының тагын бер китабы чыкты. Бу турыда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты яза.  Беренче – «Рәхмәт сиңа, җыр» дип аталган шигырьләр китабы 2007 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан иде. «Балачакны сагынып...» дип аталган яңа китапны Казанның «Ак бүре» нәшрияты чыгарган.

Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган. Кереш сүзне шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова язган.

 

Чыганак: http://tuganaylar.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: