Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Татарстанда тәрәзәдән егылып төшкән ике яшьлек бала бик авыр хәлдә

Түбән Камада бер йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ике яшьлек бала бик авыр хәлдә.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Бала Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегендә бик авыр хәлдә. Хәле авыр булу сәбәпле, оператив чара үткәрелми», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Билгеле булганча, агентлыкка шәхси чыганаклар хәбәр итүенчә, вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасын җирдә яткан баланы күргән узып баручылар чакырткан. Әнисе соңрак бала документлары белән хастаханәгә килә.

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25118

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев