Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.

«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.

Айдар Фәйзрахманов сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. «Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар да җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде. Елашып утыруның мәгънәсе юк. Соңга калдык дип, үкенеп утыра алмыйбыз», — диде ул.

«Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак. Мәсәлән, мин шигырьне укый белмим, ә үз эчемнән, күңелемнән үткәреп сөйлим. Мин моны Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. шигырьләрендә сизәм. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/14-10-2020/tatar-s-ze-b-ygesen-oeshtyruchylar-tatar-shig-riyaten-kyzyksynu-uyatyrga-teli-5778629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев