Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Шәкертләр бәйгесе кебек чаралар бик кирәк!”

Ижевск медицина иснтитуты студенты, “ВКонтакте” социаль челтәрендә Көек-Ерыкса авылының “Туган авылым” бите мөхәррире Ильяс Хәбибуллин Мамадышта узган “Шәкертләр бәйгесе”нән алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Бүгенге сөенеч тулы көнне кыскача языйм инде. Белгәнегезчә, 3нче ноябрьдә Мамадышта "Шәкертләр бәйрәме" дигән зур гына дини-мәдәни чара үтте. Төрле мәхәлләләрдән килеп, 7 команда көч сынашты. Безнең мәчеттән дә 2 ай ярым әзерләнгән команда барды. Командабызның исеме "Гыйлем" иде. Көч сынашу матур чыгышлар формасында булды. Балалар үзләре белән таныштырдылар, берешәр хәдис әйтеп чыктылар, шигырь сөйләделәр, Коръән укыдылар, нәшид җырладылар, сценка куйдылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Сәхнәдә балаларның татар телендә оста сөйләшүләре, динне, мәдәниятне, әхлакны чагылдырулары сөендерде. Сәхнә арты шушы балалар белән мәш килде. Әйтер идем, көчле командалар булып миңа Мамадышның үзенең командалары күренде. Бер төрле киемдә, сәхнәдә уйнаулары, үзләрен тотулары да искиткеч, әзерлек югары дәрәҗәдә, чын сәләтлеләр. Нинди генә тирән мәгънәле чыгышлар ишетмәдек алардан. Мә шә Аллаһ, дидек. Оештыручылар да тырышканнар. Ләкин нинди генә көчле балалар булсалар да, безнең "Гыйлем" командасы беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Илмарның артистлыгы, Диләрәнең осталыгы, Искәндәр, Ислам, Рузинә, Сәмир, Гүзәл, Илназ, Халиков Исламнарның гыйлемнәре, чыгышлары тамашачыларны таң калдырды. Өстенлек бездә булды һәм мөхтәрәм жюри да шундый нәтиҗә чыгарды. "Өченче урын шулар, икенче урын шулар" дигәч, мин "төшеп калдык инде" дип уйладым. Ләкин ни ишетим, беренче урын, дип безнекеләрне атадылар! Мин, Айтуган, Илфат хәзрәт, Энҗе апа, Фагыйлә апа дәррәү сөенештек. Әлхәмдүлилләһ! Безнең мәктәп - иң көчлесе! Мин горурланамын авылым яшьләре белән! Димәк безнең авылда өмет бар әле...Бу күркәм чара традициягә кереп китәр дигән теләктә калабыз. Һәр балага да 1000 шәр сумлык бүләк өләшеп чыктылар. Район активистларын да бүләкләп киттеләр. Бәйрәмнән соң җәмәгать белән ресторанга кереп ашап чыктык. Чараның үзәгендә, мичтәге утын шикелле кайнаган Әлфирә апа Миннегалиевага олы рәхмәт. Ышандырабыз сезне: алга таба да сынатмабыз! Бәйрәм иң күркәм рәвештә узды. Кирәк, бик  кирәк мондый чаралар безгә, кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев