Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Шәдчедәге сыйныфташым турында хатирәләр яки яшьлек ялгышы – гомерлек сагыш

Бу язмамны Шәдче мәктәбенә, 1958нче елгы чыгарылыш сыйныфташларыма, укытучыларыма багышлыйм. Мәрьям Муллаәхмәтова. Иске Чәбия авылы

Иртәгә үз йомышларым белән районга барам. Иптәш кызым Гөлнар белән күптән күрешкәнебез юк. Сагындым үзен, аларга кереп кунармын. Без аның белән өстәл артында озаклап кич утырабыз, урынга яткач та, ярты төнгә кадәр сөйләшеп тә, сүзләребез бетми. Кая камыр әзерлим әле, вак кына итеп кабак бөккәннәре пешереп алып барырмын, Гөлнар аларны бик ярата.

 

Кем соң ул Гөлнар? Без җидееллык мәктәпне аның белән бергә тәмамладык. Ике ел аның белән бер партада утырдык. Бик дус булдык. Ул класстагы иң чибәр кыз иде, и аның елмаюлары, ул такта янына җавап бирергә чыкса, барыбыз да аның ничек җавап биргәненә сокланып түгел, бигрәк тә чибәрлегенә карап торыр идек. Мин күрше авылдан килеп укыдым, ә ул шул авылдан, аңа җәяү йөреп интегәсе булмады. Әти-әниләре– укытучылар, тормышлары әйбәт, өс-башы да билгеле инде безнекеннән аерылыбрак тора иде. Җиденче классны тәмамлагач, аны икенче мәктәпкә җибәрделәр. Рус мәктәбенә, ә мин үзебезнең авылга якын мәктәптә укыдым. Шулай итеп, безнең юллар аерылды. Урта мәктәптә әйбәт кенә укып йөргән чак. Сигезенчене  тәмамладык. Бригадир Галимулла абый мине колхозда ат җигеп эшләргә билгеләде. Колхоз эше безнең өчен яңалык түгел. Кечкенәдән әниләргә ияреп йөреп тә, үсә төшкәч иптәшләр белән бергәләп тә гел җәйләр буе эштән бушамадык. Көн саен без: ике кыз, өч малай иртүк атларны җигәбез дә, эшкә китәбез. Төрле эш инде, сентябрь аенда да укытмыйлар иде. Басудан арбага чуманнар (зур итеп тал чыбыкларыннан үргән савытлар) салып бәрәңге ташыйбыз. Ат арбасына ике чуман куя идек. Кешеләр казып җыйган бәрәңгеләрен чиләк белән ташып шул чуманнарга тутыралар, аннары без подвалга илтеп аударабыз да, тагын киләбез. Бер елны бәрәңге казыганда суык яңгырлар яуды, мин бик каты суык тидердем. Төннәр буе йоклый алмыйча, утырып, йөткереп чыга идем. Мине бу зәхмәттән чирмеш абыйларның әтигә күчтәнәч итеп алып килгән күмешкәләре (ашлыктан ясалган әче бал) генә коткарды. Әти белән әни мине шуның белән арка, күкрәкләремне уып, сарык тиресеннән тегелгән толыпка төреп яткыралар иде. Тиремнән юешләнгән толыпны мич башына куеп киптерәләр дә, аннары тагын мине шуның өстенә яткыралар иде. И ул ат җигеп йөргәндә күргәннәр, алар бик күп, бәлкем, алар турында икенче тапкыр язармын әле, ул үзе бер китап. Тугызынчы, унынчы классларны бетергән җәйләрдә дә ат җигәргә туры килде. Урта мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга кердем. Институтка бик барасы идем дә, кая инде ул Казанга барулар. Сыңар аяклы әтигә 8 бала, өс-башка кияргә, юл йөрергә акча юк. Казан ул вакытта безгә буй җитмәслек бик зур кала иде. Укырга кереп, сөенеп кайтып киләм. Капка төбендә бригадир абый басып тора. Әнигә эшкә әйтергә килгән. Мине күрүгә бик шатланып:

- Мәрьям, иртәгә Аккүзеңне җигәргә төш яме, ул сине бик сагынды инде, –ди.

 - И Галимулла абый, мин бит инде укырга кереп кайттым, тиздән Алабугага китәм, бераз булса да ял итим инде.

- Ике-өч көн генә булса да җик инде, малайлар да сине бик юксыналар.

- Шул юньсез Миңнехан сагынадыр инде, кем булсын,- дим. Аның белән ат абзарының түбәсе каршына дегет белән М+М дип язып куйган өчен бик озак талашып йөргән идек. Пожарный баскычы белән менеп язган бит юньсез. Шул язу ничә еллар буе әллә каян күренеп торды. Менә шундый хәлләр. Җиктем инде, ике генә көн ял итеп, укырга киттем. Аллага шөкер, киемнәр дә табылды, апамның күлмәк итәгеннән юбка да ясадык, бер кофта да бирделәр, телогрейканың ике җиңен әни матур итеп ямады. Менә сиңа – менә дигән студент! Әйе, мин бит әле Гөлнар турында сөйли башлаган идем, шулай минем уйларым кайвакыт гел шул елларга кереп югалалар. Ә Гөлнарның язмышы бөтенләй икенче юлдан китте. Сигезенче классны бетергән җәйдә мин аның авырлы икәнен ишеттем, аны мәктәбеннән чыгарганнар. Әти-әниләре кызларын булачак кияүнең йортына илтеп куярга мәҗбүр булганнар. Әти буласы кеше дә бик яшь, үзләре дә бала, кая инде аларга бала караулар, балабыз булыр дигән уй башларына да килмәгәндер. Бала туганын да көтмичә, Алмаз өеннән чыгып китә дә, кайтмыйча йөри. Гөлнар бәбәйли, баласын алып аналарына кайтырга мәҗбүр була. Минем апам шул авылда тора, аларга кунакка баргач, Гөлнарның хәлен белергә сугылдым. Капкадан керүгә яшел чирәмле ишек алды уртасында урындык өстенә бүкән, бүкән өстенә карета куеп кер юып торучы Гөлнарны очраттым. Кочаклашып күрештек, елашып та алдык. “Нигә болай биектә юасың”,- дим. “Мин бөкрәя алмыйм, баланы бик авыр китердем, билем авырта”,- ди. Карадым да каттым: Гөлнарның күз төпләре күгәргән, карашы тулы моң. И кызгандым да инде бичараны. “Нишлисең инде, Алмаздан бер хәбәр дә юк, балам бераз үссә, әниләрдә калдырып, кая да булса эшкә урнашырмын инде. Әгәр дә кайчан да булса, Алмаз белән бер очрашсак, мин аңа мәңге эндәшмәячәкмен, мәңге гафу итмәячәкмен”,- ди. Шулай итеп, яшь әни ике еллап әниләрендә яшәде дә, аннан, баласын калдырып, читкә Чиләбе якларына китеп заводка эшкә урнашты. Ә Алмаз исә, шул китүеннән авылга кайтмады, шуннан гына армиягә киткән. Еллар үтте, мин техникумны тәмамлап кайтып, эшли башладым. Районга җыелышка килдем. Җыелыш бетте. Кызу-кызу гына кибеттән чыгып, тизрәк кайтыр өчен машина тотарга дип йөгерәм. Шулвакыт: “Мәрьям, син түгелме соң бу?“- дигән тавышка борылып карасам, беркем дә күренми. “Мин монда, бу якка таба кара әле”, - ди. Менә сиңа мә, кечкенә генә ларек эчендә икән бит бу таныш тавыш. Йөгереп барсам, Гөлнар, тәрәзәдән ике кулын сузып тора. Ларекта газеталар, вак-төякләр сата икән. “Күземә күренәсеңме әллә, каян килеп чыктың син монда?”- дим. “Без монда кайтып яши башладык”,- ди. Алмаз аны армиядә хезмәт иткән вакытта эзләп килеп алган икән. “Мин эштә идем, проходнойда сине бер кеше көтә,“- дип кереп әйттеләр. Йөгереп чыксам, солдат киеменнән Алмаз басып тора, үз күзләренмә үзем ышанмыйча йөгереп бардым да муенына асылындым”,- ди. Менә сиңа беркайчан да эндәшмәм, гафу итмәм дигән кеше. Ул аны үзе белән армиясенә алып китә, аларга яшәү өчен урын бирәләр. Гөлнар солдатларга ашарга пешерә, һәм шунда яшәгәндә, Алмазның чын йөзе ачыла да инде. Баксаң, ул анда да тик тормаган икән. Гөлнар аны сөяркәсе белән тота, кешеләр әйткәләгәннәр иде аңа, ә ул аларга ышанмаган. Үз күзләре белән күргәч, бик авыр була. Нишләсен, ул вакытта инде ул үзенең авырлы икәнен белә. Хезмәт срогын тутырып, алар монда үзебезнең районга кайтып төшәләр. Кечкенә кызлары туа, авылдан үскән малайларын да алып киләләр. “Бер кечкенә генә фатирда торып ятабыз. Әйдә безгә, кунып китәрсең”,- ди. Юк, ул көнне мин куна алмадым. Үземнең дә кечкенә балам бар. “Икенче юлы килгәч керермен,“ – дип, саубуллашып кайтып киттем. Икенче барганда урамда май кояшы кебек елмаеп каршыма килүче баһадир Алмаз белән очраштым. И аның чибәрлеге, озын буйлы, киң җилкәле, ап-ак тешләрен күрсәтеп, авызын ерып, ике кулын җәеп каршыма килеп басты. Кем соң ул Алмаз? Шул без укыган авылның бер гади егете. Бик оста сөйләшә, сөйкемле, бергә укыйбыз. Аның Васыйл исемле дус егете бар иде. Ул егет җиденче классны бетергән дә, колхозда ат җигеп эшли башлаган. Әти-әниләре үлгән, апасы белән икесе генә торалар. Бик оста гармунда уйный, биюче дә, и аның сикерә-сикерә биюләре, ходай биргән кешесенә ишеп бирә бит талантны да. Анысы гынамы соң әле, аларның бик шәп алма бакчалары бар иде, и андагы алма. Без укырга төшкәндә алар турыннан үтәбез. Васыйл гел безне я төшеп килгәндә, я кайтып киткәндә күзәтеп кала иде. Беркөнне шул егет миңа Алмаз артыннан хатлар җибәрә башлады. Җиденче класста укыйбыз бит инде, борынга егетләр исе дә керә башлаган вакыт. Ә мин аның хатларына бер җавап та язмыйм. Шулай булса да, хатлар килә тора. Әкренләп Алмазның китапларын Васыйлларда калдырып сумкага алма тутырып җибәрүләр башланды. И ашап та карадык инде кызлар белән тәмле алмаларны. Мондый кызык чаклар озакка бармады, Васыйлның апасын урладылар. Ул елларда килешүләрсез генә кызларны ат чанасына салып китүләр гадәти хәл иде. Васыйл ялгыз калды, ярый әле иптәшкә кәҗәсе бар иде мескеннең. Беркөнне кич белән безгә авылның иң теге очында яшәүче Рашидә килеп керде. Әнидән сорый: “Бәрия апа, Мәрьям белән әни өчен фермага дежурга барып кайтыйк әле, әни авыртып тора, үзем генә барырга куркам. Без сәгать 11ләргә кайтып җитәрбез”,- ди. Әни риза булды инде, нишләсен, тыңламасаң бер читен, җибәрде безне. Капкадан чыксак, анда Васыйл басып тора. Безне күргәч, елап та җибәрде. Мин курка калдым. Рашидәне ул керткән икән:

- Нәрсә булды,- дим.

- Мәрьям, мин ялгыз калдым, апаны урладылар, без хәзер кәҗәм белән икәү генә, мин сине алырга мендем, әйдә безгә, синсез өйгә кайтмыйм,- ди.

- Менә юләр, мин ничек сезгә барыйм инде, башың юкмы әллә синең, без бит әле икебез дә балалар гына.

 Мин дә аны җәлләп елап җибәрдем. Шулай итеп, өчәүләшеп шактый елашып тордык та, мин өйгә кайтмыйм дип, Васыйл әкрен генә китеп барды. Ул туры Алмазларга кайтып кунган. Бер, ике ай ялгыз яшәгәч, ерактагы абыйсы кайтып аны үзе белән алып китте. Шулай итеп, безнең дә юллар аерылды. Ул биюче егетне хәзер дә искә алам. Бигрәкләр дә саф, нечкә күңелле, юктан да ямь табып, рәхәтләнеп көлеп җибәрә торган яхшы кеше иде ул. Бәлкем, минем беренче сабый мәхәббәтем дә шул булгандыр, әле дә вакыт-вакыт шул мизгелләр искә төшеп, йөрәкне авырттырып-авырттырып ала. Шул алма бакчалы йорт тирәсен бер әйләнәсе килә. Бәлкем, шул кечкенә гәүдәле чибәр егет тә шул алмагачлар арасында адашып, шул вакытларны искә алып, моңланып йөридер кебек төсле. И минем керсез күңелем. Ул еллардан соң инде үзенең шатлыклары, кайгы-сагышлары белән күпме вакыт узган, күпме сулар аккан, ә шулай да шул гөнаһсыз үсмер елларым аермачык булып күз алдыма киләләр.

Ярар, тагын Алмаз белән Гөлнар турында. Шулай итеп, алар әкрен генә яшәп яталар, очраштыргалап торабыз. Алмазның хатын-кызлар яратуын беләм, бер-ике тапкыр аның турында ишеткәләдем дә. Берара без Гөлнар белән шактый вакыт аралаша алмадык. Җыелышларга барсам да, өйдә балаларым булу сәбәпле, төнлә булса да, өйгә кайту ягын карадым. Шулай да, беркөнне өйдәгеләргә әйтеп, күчтәнәчләр алып, кунып кайтам дип, районга җыелышка киттем. Җыелыш беткәч, сөенә-сөенә Гөлнарларга йөгердем. Барып керсәм, ул өйдә бөтенләй башка кешеләр тора икән, менә хикмәт. “Элекке хуҗалар кая китте”, - дип сорыйм. “Алар инде күптән монда тормыйлар, икенче йортка күчтеләр”,- диләр. Адресларын сорап, эзләп киттем. Я, Ходай, шундый бәләкәй генә иске агач йорт, шушында яшиләр микәнни, ни булган икән боларга, дип уйлана-уйлана, ишек шакыдым. Ишекне кызы Лира ачты, и аның мине күргәч сөенүләрен күрсәгез иде, кочаклап алды, әни кибеткә китте, хәзер кайта, ди. Абыйсы өстәл янында китаплар актарып утыра. Өй җылы, бар нәрсә дә үз урынында, кечкенә генә өй, утын ягып җылытыла торган морҗасы да бар. Гөлнар да кайтып керде. Мин алып килгән күчтәнәчләрне дә куеп, бераз гына ит турап пешергән ашны ашап, чәй эчеп, өстәл янында утырабыз. Гөлнар, әкрен генә сөйли башлады: “Алмазның бер хатын белән йөрүен белә идем, булды инде хәлләр: каты ачуланыштык, сугышып та беттек. Ләкин ул туктамады. Әзрәк күз алдыннан югалып торыйм әле, файдасы тимәс микән, дип, отпуск алып, ике балам белән күрше районда яшәүче апаларыма киттем. Анда ике атна тордык. Кайтып керсәк, өйдә икенче кешеләр яши. Йорттагы савыт-саба, мебель ише әйберләр берсе дә калмаган. Алмаз кайсын саткан, кайсын кешеләргә шул көе өләшкән. Сыра сатучы сөяркәсен алып, өйгә кешеләр кертеп, читкә чыгып киткән. Ике баламны җитәкләп урам буйлап елап йөрдем дә, бер белгән апаларга кереп кундык. Күп эзләп йөри торгач акча түләп тору шарты белән шушы өйгә урнаштык, шулай яшәп яту”, - дип сүзен тәмамлады. Мин селкенмичә дә тыңлыйм, каршымдагы өстәлнең теге башындагы Лираның күз яшьләре иягенә таянып утырган ике кулының да уч төбенә төшә, аннан өстәлгә тамалар. И балакаем, син бит әтиеңне бик ярата идең. Я, Ходаем, нинди дөнья соң бу? Кеше ничек шулай булдыра ала икән, бик ярата иде бит Алмаз Гөлнарны, нәрсә булды сезгә, дусларым. Теге хатынның да ике малае белән ире калды, көн дә килә ди. “Гөлнар, кайчан кайтырлар микән, дип, мине дә аптыратып бетерә”,- ди. Тормыш туктап тормый бит, дәвам итә. Гөлнар да югалып калмады, бик авыр булды аңа тормыш алып барулары, укыды, эшләде, ә балалар үстеләр. Ә Алмаз барып урнашкан җирдә зур сусаклагыч бар икән (водохранилище). Өч кеше көймә белән балык тотарга дип, шул суга кереп киткән җирләреннән юкка чыктылар. Аларны югалгач, бик озак эзләгәннәр, тик күпме эзләсәләр дә, ни көймәләрен, ни үзләрен берсен дә таба алмадылар. И елады да инде Гөлнар, мескенкәем. “Никадәр михнәтләр күрсәтсә дә, кайтыр әле дип көтә идем, ул бит минем яшьлек ялгышым – гомер сагышым булды”, - ди. Ә теге хатынның ире әниләренә кунакка кайткач, бер малаен кочаклап йоклаган көе үлеп китте, мескен. Ул без белә торган кеше, күрше авыл урысы булып чыкты. Балаларны әбиләре үстерделәр. Әниләре күпмедер вакыттан соң кайткан булган, малайлары кертмәгәннәр икән дип сөйләделәр. Менә бит ул бер яшьлек ялгышы, нинди үкенечләр, газаплар китерде сиңа, минем кадерле дустым. Бу язмада язылмый калган үкенечләр, күз яшьләре, бала сагышлары, йөрәкләрдә мәңге уелмас тирән яралар, үзәкләрне өзгән караңгы төннәр, мәкерле, газаплы яшьлек мәхәббәте, саф, эчкерсез мәхәббәтнең кадерле дустымның югалмас, сүнмәс гомерлек сагышы чагыла.

И, кадерле дусларым, инде камырым ташый башлаган, мин сүзгә бирелеп озак утырганмын. Менә бит ул кеше язмышлары, кеше башыннан ниләр генә үтми. Гөлнарның язмышын белергә теләүчеләргә сер итеп кенә әйтәм, балалар бераз үскәч, ул соңарып кына яңадан тормышка чыкты. Аларның тагын бер кызлары туды. Ул кызлар икесе дә районда мәртәбәле эшләрдә эшлиләр. Бик чибәр, акыллы ханымнар, ә абыйлары исә читтә яши. Бу язмада исемнәр алыштырылып, бераз гына үзгәрешләр белән булган хәлләр язылды. Гомер агымсудай үтә икән ул. Үтә дә китә икән, тик күргән михнәтләр, сагышлар, кайгы-хәсрәтләр  генә онытылмый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X