Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Шәдче авылының легендар табибәсе

Мамадыш районының Шәдче авылы буйлап җиңел автомобиль бара, камера объективында йортлар кала... Менә монысында булачак фильмның герое - Шәдче участок хастаханәсендә терапевт һәм баш табибә булып эшләгән Ләбибә Фәйзерахман кызы Миңнуллина (күптәннән инде пенсиядә) яши.

-Исәнмесез, Ләбибә Фәйзерахмановна. Без “Россия 1“-Татарстан телеканалыннан Сезнең янга махсус килдек. Сезнең хакта күптән беләбез, тик менә хәзер генә таныша алдык. Тормыш юлыгыз турында фильм төшерергә телибез, - дип мөрәҗәгать итә алып баручы Эльмира Нуруллина  өлкән яшьтәге ханымга. Мөлаем йөзле әби, елмаеп, кунакларны өенә чакыра.  Диванда утырганда ул әнисе суккан, бергәләп чиккән сөлгеләрен күрсәтә башлады. Бармаклары белән, әйтерсең лә, андагы бизәкләрне, үзенең тормыш китабын укый. Әти-әнисен искә ала. Әтисе - Фәйзрахман Миңнулла улы Миңнуллин мәктәптә укытучы һәм директор булган. Әнисе Нәгыймә Сәетбатталловна да башлангычларга белем биргән. Гарәб һәм фарсы телләрен  камил белгән. Алар гаиләдә алты бала - дүрт малай һәм ике кыз үсәләр. Ләбибә 1943нче елда Казан медицина институтына укырга керә. 1948нче елда яшь табибәне Мамадыш районының Шәдче авылына эшкә җибәрәләр. Ул үзенең профессиональ эшчәнлеген кечкенә генә авыл йортында башлый, медпункт та булмый әле. Сугыштан соңгы авыр елларда йогышлы трахома авыруы тарала, дәваланмаучыларга сукырлык яный. Ләбибә Фәйзерахман кызына бер караңгыдан икенчесенә кадәр аның участогына беркетелгән 17 авыл буенча йөрергә, кешеләрне үгетләргә һәм дәваларга туры килә. Бу афәт аның үзенә дә йога, дәваланырга туры килә. Яшь чибәр кызның тормышында хатын-кыз бәхете өчен дә урын табыла: Шәдчедә ул үзенең мәхәббәтен һәм язмышын - Бөек Ватан сугышы ветераны Ясәви Гариповны очрата. Никахта ике кыз - Роза һәм Сания туа.

1954нче елда Ләбибә Фәйзерахман кызы тырышлыгы белән 10 урынлы ике катлы участок хастаханәсе төзелә, бинаның икенче ягында өч урынга бала тудыру йорты ачыла. Соңрак биредә аена 150гә якын яңа туган нарасыйны кабул итәләр. 10 елдан соң ул янә хастаханә төзелешенә керешә. 25 урынлысын.

Кызы Роза Ясавиевна балачагын исенә төшерә: менә әнисе җиде тәүлек буе хастаханәдән өйгә кайтмады, бала табудан соң өзлеккән бер хатын яныннан китә алмый. Аптырагач, оныкларын карарга әби-бабаларын чакырттылар. Әбисенең табибә кызын һәм оныкларын кызганып әйткән сүзләре һаман колак төбендә: “Әйе, табибның гомере үзенеке генә түгел. Без, укытучылар, хет төннәрен өйдә кунабыз!“. Бу сүзләр ул вакытта ук кечкенә Роза өчен һөнәр сайларга этәргеч була. Ә сеңлесе Сания барыбер медицинаны сайлаган.

Ләбибә апа үзе башка бер очрак турында сөйли. Алты яшьлек кыз, үпкәләре ялкынсынып, Тәкәнеш хастаханәсендә ята, аның терелүенә өметне өзеп, өенә чыгаралар. Ата-анасы үлем карары белән килешми һәм соңгы өмет белән баланы Шәдче хастаханәсенә алып киләләр. Ләбибә Фәйзерахмановна нәни пациентканы кабул итә. Аны урындыкка утыртып, күзләренә карый: анда  курку да, үз-үзен кызгандыру да юк, алар өмет белән балкый! Шәфкать туташы кызны җилкәсеннән тотып тора, табиб новокаин сала, күкрәген тишә һәм троакар ярдәмендә үпкәдән сыеклыкны чыгара. Тугыз елдан соң кыз үз коткаручысына рәхмәт әйтергә килә, ә аның күзләре бәхет һәм яшәү дәрте белән яна! Тормышның, сәламәтлекнең мәгънәсен бик иртә төшенергә туры килгән шул бу балага. Табиб та, аның теге чагында  еламавын, үзен коткарырга нык ярдәм итүен тагын бер кат гаҗәпләнеп сөйли. Нәкъ менә шул вакытта Ләбибәнең үзенә дә ныклы ышаныч килә: табиб булырга юкка гына карар кылмаган ич ул! Медицинага багышлаган 43 еллык эш стажы дәверендә тагын күпме кешеләрне коткара әле ул. Бүгенге көнгә кадәр нәфис гәүдәле, аек акыллы, корыч характерлы, искиткеч сабыр ханым  ул авыруларның барысын да хәтерли. Ләбибә Фәйзерахман кызы сандыкны яңадан ачып, иң кадерле ядкарьләрен - чиккән сөлгеләрне пөхтәләп төреп салып куйды.

Кино төшерү төркеме аның 43 ел буе, һәр көнне - ялларда һәм бәйрәмнәрдә дә барып, авыруларны дәваланырга йөргән эш урынына юл тотты. Хастаханәнең беренче бинасы инде сүтелгән. Аның урынында мәчет. Аллаһ йорты шулай ук гыйбадәт кылырга, якыннарының сәламәтлеге турында дога укырга килгән кешеләргә хезмәт итә. Кайчандыр икенче хастаханә торган урын да буш. Кайчандыр бирегә баш табиб Ләбибә Фәйзерахман кызының үз  куллары белән утыртылган биек агачлар гына, ботакларын иеп,  кунакларны сәламли. Илнең иң авыр вакытларында хатын-кыз тырышлыгы белән төзелгән ике хастаханә дә инде юк. Хәзерге вакытта алар кирәкле булудан туктадымы? Кешеләр азрак авырый башладымы? Авыл җирендә тәүлегенә 24 сәгать эшләргә теләүче табиблар калмадымы? Әлеге сорауларга  җавапны кем белә?

...Төшерү төркеме Ләбибә Фәйзерахман кызының ямьле йортына әйләнеп кайтты. Анда безне татар халкының милли ризыклары белән шыплап тутырылган чәй табыны көтә иде. Кунакчыллыклары, сый-нигъмәтләре өчен хуҗаларга рәхмәт белдереп, юлга җыендык. Китәсебез килми, әйтерсең әниләребезгә кайткан идек. Әлеге очрашудан алган якты хисләр күңелләрдә әлегәчә саклана...

Бу – мөһим!

Ләбибә Миңнуллинадан озак яшәү сере:

- Мин беркемнән дә көнләшмәдем, акча артыннан кумадым. Беркемгә дә явызлык кылмыйча гади генә яшәдем. Һәрвакыт җәяү йөрдем. Физкультура белән шөгыльләндем, чаңгыда йөрдем, йөздем. Ашауны талымламыйм, аз-азлап  кына хәзер дә барысын да капкалыйм. Әмма балга аерым өстенлек – безнең гаиләдә аны барысы да һәрвакыт яраталар.

Татьяна Наполина (Хөсәенова)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев