Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сарымсак файдалымы?

Сарымсак холестеринны киметә, кан басымын җайга сала. Табигый антибиотик булып санала, вируслар белән көрәшә. Әмма аның зыяны да юк түгел.

 

Сарымсакны ашказаны җәрәхәте борчыганда, ашказаны сыекчасының кислоталылыгы югары булганда, ашказаны, ашказаны асты бизе яки бөердә ялкынсынулар күзәтелгәндә ашарга ярамый.

Сарымсакны башка тәмләткечле ризыклар белән бергә яки каһвә, куе чәй эчкәч ашарга киңәш ителми.

Сарымсакны даими ашау зыянлы. Кыш көне грипптан профилактика максатында кулланганда аны көнгә 2-3 тырнактан артык ашамау хәерле. Юкса, йөрәк эшчәнлегенә зыян килергә, пульс көчәергә мөмкин.

Сарымсакны ач карынга ашау тыела. Ул ашказаны белән бөерне ялкынсындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев