Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Сабантуйда Мамадыш осталарыннан мастер-класс алырга ашыгыгыз!

Район сабантуеннан кабатланмас бүләкне каян табарга, дисезме?! Әлбәттә “Осталар шәһәрчеге“ мәйданына чыккан Мамадыш һөнәрчеләренең үз кулларыннан!

Бары тик 2019нчы елның 8нче июнендә шәһәребезнең стадион – ипподромында узачак район сабантуенда гына районыбыз остакуллары белән йөзгәөз аралашу мөмкинлеге тудырыла. 11.00 - 13.00 сәгатьләрдә нәкъ менә “Осталар шәһәрчеге“ндә булырга тырышыгыз!

Милли осталар күрсәтәчәк мастер-классларда катнашып, сирәк һөнәрләрнең серләренә төшенә; аларның күңел җылыларын кушып, үз куллары белән башкарган иҗат җимешләрен - эксклюзив әйберләрне шушы күргәзмәдә генә авторларның үзләреннән сатып ала аласыз.

“Нократ“ газетасында өч ай буе барган “Мәхәббәтле кулъяулык“ дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларны да шушында  бүләклиячәкбез.

Биредә Сез 2019нчы елның икенче яртыеллыгына район газетасына языла һәм “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының истәлекле бүләгенә дә ия була аласыз!

“Нократ“лы дөнья – канатлы!

Сайтыбызда конкурсант һөнәрчеләребез белән таныштыруны дәвам итәбез:

 

 Лариса Степановна Спиридонова, “Мамадыш совхозы“ бистәсендә яши, икътисадчы - юрист.

–Вакытымны һич кенә дә бушка үткәрәсем килми, кичке озын кичләрдә яхшы шөгыль таптым үземә. Нокта белән (точечная роспись)  тәлинкә ясауны сайладым. Беренче карашка бу эш бик катлаулы тоела, ә эченә керсәң, дөньяңны онытасың. Әлбәттә түземлелек, төгәллек, иҗади караш, уңайлы эш урыны бик кирәк. Тәлинкәләр, махсус акрил буяулар (контур дип аталганы кирәк) сатып алдым. Агач, керамика, пыяла, пластик өслеккә дә төшерергә була бизәкләрне. Хәзер декоратив стразалар да куллана башладым, алар белән тагын да күңелгә ятышлырак чыга сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев