Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбиров белән очрашкан

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашып  беренче урын яулады. Әлеге ярышларда  ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән дә очраша.. Радий Хәбиров  бергәләп  төшкән фотоны инстаграм челтәренә дә урнаштырды.. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

источник: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев