Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Редакция "Мамадыш-информ" наградила победителей викторины “Ислам динен беләсезме?“

8нче июнь санында газета битләрендә  Мамадыш мәдрәсәсе белән “Нократ“ газетасы “Ислам динен беләсезме?“ дигән викторина игълан иткән иде.  Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясады. Бәйгенең җиңүчесе булып Уразбахты авылыннан Фидаил Мөгътәсимов билгеләнде. Беренче булып иң төгәл җавапны ул җиткерде.

–Җавапларны ничек эзләп таптың дигән сорауга: “Туганнар, дуслар, барлык кешеләр булышты“,– дип җавап бирде.  Чыннан да, сораулар бик авыр иде.

 “Нократ“ газетасының даими хәбәрчесе, мәдрәсә шәкерте Рәйсә Муллаәхмәтова да дөрес җавап бирде. “Бик күп китаплар актардым, вәгазьләнеп, гыйлемнәремне арттырдым “,–диде.

Аллаһ Раббыбыз шушы бәйгене изге гамәлләрдән кабул итеп, тиешле әҗер-саваплары белән бүләкләсен иде, дигән теләктә калабыз. Сорауларга иң алдан һәм дөрес җавап бирүчеләргә бүләкне, җиңүче дипломнарын мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин тапшырды.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев