Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Һәрбер йортта якын дустың булсын! 

Киләсе яртыеллыкка район газетасына язылу кампаниясе тулы куәтенә бара. Шул уңайдан “Нократ“ газетасы, редакция тарихында беренче тапкыр, хат ташучылар белән күзгә-күз очрашуларны башлап җибәрде. 

“Кулларыңда үткен каләм булсын, 
Әйткән сүзең кыска-туры булсын, 
Һәрбер йортта якын дустың булсын, 
Туган көнең, “Нократ“ котлы булсын!“ - Түбән Сон почта бүлеге хат ташучысы Зөбәйдә Гайнуллина әлеге “Юбилярга“ дип аталган шигырен моннан ун ел элек балалар бакчасы җитәкчесе булган чагында ук язган һәм ул газетабызда басылып чыккан.

8 май көнне “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы бинасында узган газета хезмәткәрләре һәм хат ташучылар очрашуында ул аны янәдән сөйләде. Дистә ел үткән, күпме сулар аккан, эш урыннары, аларның исемнәре, заманалар үзгәргән, “Нократ“ та инде 100 яшькә җиткән, ә шигырь һаман да актуаль, укучы мәхәббәте дә шул ук. 
- Газетабызга яздыруда, аны таратуда гаять зур хезмәт куясыз, рәхмәт Сезгә, бүген менә шундый гадәти булмаган шартларда очрашып, аңлашасыбыз, хөрмәт сүзләребезне җиткерәсебез килде. Беребезгә дә сер түгел: соңгы елларда подписка кампаниясен уздыру кыенлаша бара, матбугат басмаларының тиражы күзгә күренеп кими. Бу сезнең яисә безнең гаеп түгел, бәяләр арта, тормышыбызга интернет тирәнрәк үтеп керә. Халыкка матбугат сүзен җиткерүдә барыбыздан да активлык сорала, – дип ачып җибәрде чараны баш мөхәррир Светлана Ханова һәм алга таба да бердәм булырга чакырды. Әңгәмә барышында район газетасын укылышлы итеп чыгару өчен файдалы киңәшләр, мәзәкләр, артистлар тормышы турында мәкаләләр бирергә кирәк дигән фикер өскә калыкты. 
- “Нократ“ сары газета түгел шул, ул җитди матбугат басмасы, - дип сүзне дәвам итә Түбән Ушма авылы хат ташучысы Гөлсинә Абдуллина. – Мин 43 ел буе мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытып, лаеклы ялга чыктым, өйдә үземә аралашу җитмәгәнен тойдым. Ел башында өч ай авылда хат ташучы булмады, газета-журналлар үзвакытында килмәгәнгә аптырадым, укыйсы килә бит, уенын-чынын бергә кушып, гариза язган идем, менә хәзер үз укучым, бу өлкәдә 15 елдан артык тәҗрибәсе булган Әлфия Фәйзерахмановадан өр яңа эш серләренә төшенеп йөрим. Кешеләр белән тыгыз аралашу, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту миңа бик ошый, - ди ул. 
Түбән Шүләңгер авылы хат ташучысы Сария Закирова (элек Ленин исемендәге колхозның бухгалтеры булган, бу эштә дә 10 елдан артык тәҗрибәсе бар) агымдагы елда 50 хуҗалыкның 44енә “Нократ“ны тарата, инде алдагы яртыеллык өчен дә 25 кешене яздырырга өлгергән. Ул үз авылларында “Ак калфак“ оешмасының киң фронтта эшчәнлек җәелдерүен, бу хакта газетага күләмле мәкалә язарга кирәклеген дә искәртте. Көек-Ерыкса хат ташучысы Назилә Хаффазова табын артында кулына фотоаппарат тотып, үзен фотограф буларак сынап карады. 
- Кешеләргә якты йөзеңне, тәмле телеңне, матур сүзләреңне кызганмаска, аларның ышанычлысы булырга, гозерләрен кичектергесез үтәргә кирәк, дип саныйм. Әлбәттә аларга отышлы булган ташламалар турында да һәрчак исләренә төшереп торам. Безнең кызлар барысы да - молодец, тырышалар, халык белән уртак тел табалар! –диде, инде район гына түгел, республика күләмендә дә алдынгы урыннар яулаган Рәшидә Спиридонова, тәҗрибәсе белән уртаклашып. 
Күтәргән йөкләре авыр, эшләре катлаулы, четерекле, юллары сикәлтәле, хезмәт хаклары аз булуга карамастан, хат ташучылар үз вазыйфаларын тырышып башкаралар, халыкка армый-талмый хезмәт итәләр. Мондый җылы очрашу оештырулары өчен редакция коллективына зур рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да сынатмаска сүз бирделәр алар. 
Хөрмәтле райондашларыбыз! 10-20нче майларда Татарстанда Абунәче декадасы оештырыла. “Нократ“ка 2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен нәкъ шушы вакыт аралыгында гына ташлама белән язылырга мөмкин. 771 – 655 сум 20 тиен = 55 сум 80 тиен – сезнең отыш! Бакча эшләренә ныклап керешкәнче, газетага язылып куярга ашыгыгыз. “Нократ“сыз кала күрмәгез! Бергә булыйк, бердәм булыйк! 


Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев