Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Район сабантуенда иң эксклюзив бүләкне каян табарга?

Әлбәттә “Осталар шәһәрчеге“ мәйданына чыккан Мамадыш һөнәрчеләренең үз кулларыннан!

Бары тик 2019нчы елның 8нче июнендә шәһәребезнең стадион – ипподромында узачак район сабантуенда гына районыбыз остакуллары белән йөзгәөз аралашу мөмкинлеге тудырыла. 11.00 – 13.00 сәгатьләрдә нәкъ менә “Осталар шәһәрчеге“ндә булырга тырышыгыз!

Милли осталар күрсәтәчәк мастер-классларда катнашып, сирәк һөнәрләрнең серләренә төшенә; аларның күңел җылыларын кушып, үз куллары белән башкарган иҗат җимешләрен - эксклюзив әйберләрне шушы күргәзмәдә генә авторларның үзләреннән сатып ала аласыз.

“Нократ“ газетасында өч ай буе барган “Мәхәббәтле кулъяулык“ дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларны да шушында халык алдында бүләклиячәкбез.

Биредә Сез 2019нчы елның икенче яртыеллыгына район газетасына языла һәм “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының истәлекле бүләгенә дә ия була аласыз!

“Нократ“лы дөнья – канатлы!

Сайтыбызда конкурсант һөнәрчеләребез белән таныштыруны башлап җибәрәбез:

Йолдыз Сәяф кызы Мөхәммәдиева, Мамадыш шәһәрендә яши, район мәгариф бүлеге методисты. Картиналар чигә, татар милли орнаментлары белән урындык япмалары, мендәрләр, келәмчекләр тукый.

–Без балачакта, Урта Кирмән авылының Атау урамында кич утыру бар иде, әни, күрше Айсылу апа безне тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәттеләр. Аннары берзаман келәм тукып алдык. Беркөнне базар яныннан узып барам, кечкенә генә чәчәкле келәмчек 1500 сум тора, “Карале, мәйтәм, мин моны үзем дә эшли беләм бит!“. Эшләдем дә. Аннары Казанга Галиәсгар Камал театрына спектакль карарга баргач, андагы күннән эшләнгән милли орнаментлы утыргычларны, стеналардагы панноларны хәйран калып күзәтеп йөрдем. Уртанчы кызым Диләрә белән татар бизәкләренең тарихын, эчтәлеген өйрәндек, үрнәкләр тупладык, һәркайсының нәрсә аңлатканын беләбез. Берничә келәм тукыгач, “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея“ бәйгесендә катнаштык һәм “Перспектива“ номинациясендә җиңдек. Миндә бу юнәлештә мастер-класс үткәрерлек материал тупланган, хәзергә вакытым тыгызрак, чынлап торып өйдә утыра башлагач, әлбәттә шөгыльләнәчәкмен. Мамадышыбызда милли бизәкле әйберләрне сувенир продукциясе рәвешендә күпләп җитештерүне, таратуны җайга салырга күптән вакыт инде безгә, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев