Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Поздравление главы Мамадышского района с Курбан-байрамом

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борынгылар нәсыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен ел саен зурлап үткәрәләр. Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Районыбыз  авылларында, бистәләрдә яңадан-яңа мәчетләр, чиркәүләр төзүдә, искеләрен төзекләндерүдә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорап дога кыла. Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрегездә татулык, йортыгызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек телим! Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын!

 

 

Уважаемые жители района, мусульмане!

От всей души поздравляю вас с праздником Курбан-байрам! На протяжении веков этот священный праздник играет огромную роль в жизни мусульман, сплачивает людей, призывает к исламу, воспитывает чувство уважения к древней истории, обычаям и обрядам. Мусульмане нашего района остаются верны этим традициям и ежегодно отмечают Курбан-байрам широко. Они активно участвуют в жизни района, вносят большой вклад в воспитание молодого поколения, укрепление межнациональных и межрелигиозных отношений. На сегодняшний день в нашем районе в дружбе и согласии проживают представители различных национальностей и вероисповеданий. В районе строятся новые мечети, церкви, обновляются старые. В этом святом деле принимает участие все население района. Взаимопомощь и взаимоуважение представителей исламской, православной и других традиционных религий дает уверенность в стабильном развитии нашего родного края. Пусть в день большого праздника в каждой семье, каждом доме царят благополучие, вера, добро и милосердие. Желаю вам успехов в благих делах, здоровья, счастья, душевного покоя, крепости веры, долгой счастливой жизни.

 

А.П. Иванов, глава района, председатель Совета муниципального района.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев