Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Пойкино авылында удмуртларның традицион “Гырон быдтон” бәйрәме үтте

Бүген - 11 июнь көнне районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халкы зурлап, Пойкино авылында үзләренең традицион милли бәйрәмнәре - "Гырон быдтон"ны үткәрде.

«Гырон быдтон» – удмуртларның  иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме.  Ул, исемнәре төрле булса да, удмуртларның барлык этник төркемнәрендә билгеле.   

«Гырон быдтон» җәйнең иң матур вакытында болында уздырыла. Удмуртлар 1 июньдә Вось дигән илаһлары  «Куалы» дип аталган гыйбадәтханәләреннән болын-кырларга чыгып оча  һәм кире Питрауда (12 июньдә)  гына кайта дип ышаналар.  

Халыкны котларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, район мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридов килгәннәр иде.

Әлеге чара җыр-биюләр, конкурслар, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм кунакларын изгеләштерелгән ритуаль бодай боткасы һәм милли тәм-томнар белән сыйладылар.

Шуны да әйтергә кирәк, киләсе 2019нчы елда "Гырон быдтон" бәйрәме барлык Республика удмурт халкын Мамадыш районына җыячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев