Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Почта хезмәткәрләре-үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән кешеләр

Тормышыбызга Интернет ныграк үтеп кергән заманда, без кайвакыт аңа алданып, сәгатьләр буе компьютер артында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булабыз.

Хат язышам, күзгә-күз очрашам, дисәң дә, бер мизгел эчендә дөньяның икенче почмагындагы кеше белән элемтәгә керә алабыз. Яңалыкларын да шуннан укыйбыз, һава торышын да иртән торуга шуннан карап беләбез. Почтаның заманча формасы кебек  инде ул хәзер. Ә почта үзе бүген булмаса?.. Бу уйлардан эсселе-суыклы булып киттем.

Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буе тупланган тәҗрибәләрен  яшьләр белән уртаклашкан искиткеч кешеләр эшли. Фәйрүзә апа Кәримова белән Гөлчирә апа Мортазина – нәкъ шундыйлардан. Алар үз эшләре турында канәгатьлек белән сөйлиләр. Элемтәче һөнәрен үзләштерә генә башлаган яңа хезмәткәрләргә алар үрнәк булып торалар. 36 ел хезмәтенә тугры калып эшләү дәвамында Гөлчирә апа үз эшенең остасына әверелгән. Фәйрүзә апа кырык ел эшли инде.

Почта хезмәткәрләре –һәр йортта көтеп алынган кунакларның берсе. Хезмәтләре халыкка яхшылык кылу, игелек күрсәтү белән бәйле. Безгә күтәренке кәеф, шатлык бүләк итәләр. Миһербанлы булулары, үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарулары белән халыкта үзләренә карата хөрмәт уяталар. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә сабырлык, гаилә бәхете юлдаш булсын аларга, йөзләреннән елмаю беркайчан да китмәсен. Минем уйлавымча, элемтә бүлеге киләчәктә дә үз дәрәҗәсен югалтмас, безгә кирәк булып, шактый еллар яшәр кебек.

Илүзә Кәримова.
Мамадыш шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин Илүзә акыллым. Синең урының журналистикада. Һәм булган әсәрләреңне, шигырьләреңне туплап китап чыгарырга вакыт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин Илүзә, синең урының журналистикада