Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Остакул Гүзәлия Заһидуллина район сабантуенда шәп мастер-класс күрсәтә

Район сабантуенда иң эксклюзив бүләкне каян табарга? Әлбәттә “Осталар шәһәрчеге“ мәйданына чыккан Мамадыш һөнәрчеләренең үз кулларыннан!

 Бары тик 2019нчы елның 8нче июнендә шәһәребезнең стадион - ипподромында узачак район сабантуенда гына районыбыз остакуллары белән йөзгәөз аралашу мөмкинлеге тудырыла. 11.00 - 13.00 сәгатьләрдә нәкъ менә “Осталар шәһәрчеге“ндә булырга тырышыгыз!

Милли осталар күрсәтәчәк мастер-классларда катнашып, сирәк һөнәрләрнең серләренә төшенә; аларның күңел җылыларын кушып, үз куллары белән башкарган иҗат җимешләрен - эксклюзив әйберләрне шушы күргәзмәдә генә авторларның үзләреннән сатып ала аласыз.

“Нократ“ газетасында өч ай буе барган “Мәхәббәтле кулъяулык“ дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларны да шушында халык алдында бүләклиячәкбез.

Биредә Сез 2019нчы елның икенче яртыеллыгына район газетасына языла һәм “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының истәлекле бүләгенә дә ия була аласыз!

“Нократ“лы дөнья – канатлы!

Сайтыбызда конкурсант һөнәрчеләребез белән таныштыруны дәвам итәбез:

Гүзәлия Фәрхетдин кызы Заһидуллина. Урта Сон авылында яши. “Сон“ балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Киңкырлы оста: алмазлы мозаика ысулы белән тудырылган картиналары, капрон оектан ясалган чәчәкләре, атлас тасмалардан чәч кыстыргычлары, кечкенә ыргак, инә белән бәйләнгән нарасыйлар өчен пинетка, күлмәк, жилет, җилән, панчо, косынкалар, сәйләннән үргән эшләре – барысы да искиткеч!

–Казан медицина училищесында укыганда беренче кофтамны бәйләп кидем. Кайнанам Гайнелхәятнең кечкенә ыргак белән салфеткалар бәйләвенә кызыктым, аннан өйрәнеп кенә булмады. Иремнең апаларының кызлары Чаллыда махсус бәйләү түгәрәгенә йөрделәр, остазларым да шулар. Бәләкәй генә салфеткадан башлаган идем... Хәзер – компьютер заманы, нәрсәгә теләсәң, шуның серләренә төшенергә мөмкин. Замана технологияләрен эшемдә дә киң кулланам, белгәннәремне башкаларга өйрәтәм, - ди ул.

Район сабантуенда Гүзәлия Заһидуллинадан мастер-класс алырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X