Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Омар авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде

Бүген Омар авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Көн тәртибе проектына берничә мәсьәлә кертелгән иде. Шулар арасында иң мөһиме – моңа кадәр Омар авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкарган Надежда Князеваны эшеннән азат итү һәм төбәккә яңа җитәкчене сайлау. Надежда Князева авыл җирлеге Советына үз теләге белән вазыйфасыннан азат итүләрен сорап гариза язган. Депутатлар аның бу теләген канәгатьләндерде.

-Мин әлеге вазыйфаны ике ел дәвамында башкардым. Төп белгечлегем буенча укытучы мин. Рагозина мәктәбендә озак еллар мөгаллим булып хезмәт куйдым. Аннан Рагозина авыл җирлеге башлыгы итеп сайладылар. Ун ел шул төбәкне җитәкләдем. Әлеге җирлек Омарга кушылгач, клуб мөдире вазыйфасын башкардым. Ә киләчәктә педагогик хезмәтемне дәвам итәргә телим. Омар урта мәктәбендә укытучы булып эшләячәкмен,- диде Надежда Князева.

Аның урынына депутатлар бертавыштан Илһам Галимхан улы Хәсәнҗановны сайлап куйдылар. Ул төрле елларда салым хезмәте инспекциясендә һәм эчке эшләр системасында хезмәт куйган. Чыгышы вакытында ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, Омар җирлеге территориясе ягыннан да иң зурларның берсе (ул 9 торак пунктны берләштерә), биредә проблемалар да шактый.

-Омар төбәге авыл бизнесын оештыру өчен иң кулай якларның берсе. Терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнергә, җиләк-җимеш үстереп сатарга була. Әмма ни кызганыч, биредә бу юнәлеш бик сүлпән бара. Программаларда катнашучылар да юк. Без яңа җитәкче алдына авылны җанландырып җибәрү бурычын куябыз. Үзгәрешләр бары тик уңай якка булырга тиеш,- диде Анатолий Иванов.

 

Рәсемдә: Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Омар авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәсәнҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев