Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Олыязлыларга “Россия почтасы“ килгән!“

Олыяз почта бүлекчәсендә өч кеше эшли. Мөдир Энҗе Хисмәтова, Олыяз хат ташучысы Флүзә Җәләева һәм Түбән Козгынчы белән Кыраул өчен җаваплы Фирзия Туймазова.

Элемтә өлкәсендәге белгечләренең һәркайсының эш стажлары дистә ел белән исәпләнә, үз һөнәрләренең осталары алар. “Үзара аңлашып, тату эшлибез, эч серләребезне уртаклашып яшибез, җиткерелгән планнарны һәрчак үтәп киләбез“, - ди җитәкче. Торак пунктлардагы 300дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтәләр. Җилкәләренә аскан авыр сумкаларында ниләр генә юк: газета-журналлар, хатлар, утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр... Пенсия, субсидия тарату, товар, вак-төяк әйберләр белән сату итү дә аларга йөкләнгән. Почта исә кибетне хәтерләтә: канцелярия, химия товарларын да, көнкүреш кирәк-яракларын да, кием-салымны да сатып алырга була биредән. Вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә - алар. Беркөнне без, журналистлар да, аларга ияреп, авыл буйлап район газетасына язылырга өндәп йөргәндә, Флүзә Җәләеваны һәр өйдә: “Оооо, “Россия почтасы“ килгән! Әйдүк, Флүзә!“ – дип, хөрмәтләп, җылы каршы алуларын, аны бик якын итүләрен үз күзләребез белән күрдек. Өлкән яшьтәгеләрнең ярдәмчесе, авыл тоткасы ул - хат ташучылар!

Район газетасына бөтен коллективлары белән бердәм язылган Олыяз лицее коллективына аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге почта бүлегендә “Нократ“ газетасына хәзергә 90 хуҗалык подписка рәсмиләштергән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 данәгә әзрәк, ләкин элемтәчеләр, халык белән уртак тел табып, планны арттырып үтәргә сүз бирделәр. Барлык хат ташучыларга олы хөрмәтебезне һәм рәхмәт хисләребезне белдереп, эшләрендә уңышлар телибез, авыр хезмәтләре лаеклы бәяләнсен иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев