Нократ

Олыязлы Азат Һадиев аларның рухларын еш искә ала

Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген тану, аның кодрәтенә ихластан ышану, зикерләр – безнең җан иминлегебез, догалар - кайгы-хәсрәтләребезнең китүе өчен дә бердәнбер дәва. Сүзне моның шулай икәнлегенә инанган укучыларыбызга бирәбез.

Узган гасырның 60нчы еллары. Мәскәү дәүләт педагогия институтында читтән торып укып йөргән чак. Җәйге чорда 45 көн сессиядә булам. Чираттагы сәфәрем алдыннан әнием миңа күршедә генә гомер итүче Ибраһим бабай белән Маһитап әбигә юл сәдәкасы кертергә кушты. “Синең исән-имин йөреп кайтуыңа, имтиханнарыңны уңышлы тапшыруыңа алар да догада булырлар,“– ди. Мин ул вакытта - Тәкәнеш райкомының беренче секретаре. Атеист. Яшьләрне комсомол сафына алганда иң мөһим сорауларның берсе, яшьләр берлегенә керүченең дингә мөнәсәбәте, Аллага ничек каравы хакында иде. Ничек инде мин, гомерләрен шәригать кануннары нигезендә алып барган, биш вакыт намазын авыр елларда да калдырмаган картларга ияреп, кул күтәреп дога кылып утырырга, алар догасына ышанып өмет багларга тиеш? Шулай да, әнием сүзен хаклап, кирелегемне җиңеп, күршеләр бусагасын атлап кердем.

Ерак Себер якларында бәхет эзләп, гомерләренең күп өлешен шунда сарыф итеп, туган якларына “кайтып егылган“ гаилә иде бу. Инде яшьләре дә сигезенче дистәдә. Байтактан бирле бу йортка аяк басканым юк иде. Биредә минем өчен бөтенләй башка мохит. Күршеләрем икесе дә түр сәкедә, ап-ак киемнән, өйдә тукылган, инде байтак таушалган җәймәдә, икесе ике почмакта тез чәнчеп утыралар. Өй эче караңгылыгына сәке почмагында утыручы куыксыз җиделе лампа гына бераз яктылык бирә. Мин керүгә, ишек җиленнәндер, ут сүнәр-сүнмәс дәрәҗәгә килеп, “уйнап ала“. Керә-керешкә исәнләшергә дә базмыйча, әллә нишләп киттем. Үземне әкияттәге кебек сәер хис урап алды... Ике кулымны сузып, Ибраһим агага таба атлыйм. Ул да миңа сузылып сәкесеннән төшә, аякларына янәшәдә ятучы киез каталарын эләктерә. Мин таралып китү дәрәҗәсендә, әнием өйрәтеп куйган “әссәламәгаләйкем“не дә “җиренә җиткереп“ әйтә алмыйм. Ярый әле минем борын асты мыгырдавымны төзәткәндәй Ибраһим аганың “вә галәйкем әссаләм“е ишетелде. Маһитап әби дә миңа карап тамагын кырып куя– минем сәламемне кабул итә. Үземне кулга алып, Ибраһим агага йомышымны җиткерәм. Янәсе, иртәгә ерак сәфәргә – Мәскәүгә кузгалам, мин йөреп кайтканчы исән-имин торыгыз! Кесәмнән әнием биреп керткән цейлон чәен һәм сәдәкалык акчаны Ибраһим аганың кулына тоттырам. Ул сәкедәге лампаны читкәрәк этеп куя, үзе сәке кырыена утыра һәм миңа да утырырга ишарәли. Озаклап укып, дога кыла, Ходайга ялварып, күңелнең әллә кайсы почмакларына да үтәрлек теләкләр тели. Мин, аңа ияреп, ике кулымны күкрәк биеклегендә күтәргән хәлдә, утырган урынымнан аерылып, үземне һавада күтәрелеп калган хәлдә тоям, әз генә кымшансам да, бу искиткеч халәтне югалтырмын шикелле. Ул догасын тәмамлый, аркамнан сөеп тагы бер кат миңа хәерле юл теләде. “Исән-имин йөр, балам!–ди. Күңелем йомшарып: “Мин кайтканчы исән-сау торыгыз“,– диюдән кала, берни дә әйтә алмадым... Инде бу йортның бусагасыннан атлап чыкканда мин бөтенләй башка кеше идем. Гәүдәм җиңел, күңелем каядыр ашкына, хыялларым белән Мәскәүне генә түгел, ярты дөньяны кочардай идем.

Инде киләсе елларда да күршеләремдә гомер итүче бу изге затларга игътибарымны киметмәдем, ерак юллардан кайткач, күчтәнәч, сәдәкалардан калдырмадым. Кыскасы, аларның дога-фатыйхасының көчен тоеп, шуңа ышанып яшәдем. Ул гына да түгел, аларның рухларын еш кына искә алып, күңелемнән: “Урыныгыз җәннәттә булсын!“ – дип, әле дә күңелләрне сафландырам. Бу хатирәләремнең дә аларга дога булып барып ирешүен телим.

Азат Һадиев.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: