Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Очрашу урыны - Мамадыш

Мәктәп елларын сагынмаган кеше бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Шулай булмаса, инде мәктәпне әллә кайчан бетергән, үзләре генә түгел, балалары да мәктәп тәмамлаган, оныклары үкчәләренә басып килүче чал чәчле “укучылар“ очрашулар уздырмас иде. Без дә, онытылмас мәктәп елларын сагынып, гомеребезнең бер кайгысыз үткән чакларын искә алырга дип, быелгы җәйдә очрашуга җыелган идек, ул мизгелләр торып-торып хәтердә яңара.

Язмыш җилләре төрлебезне - төрле якларга таратса да, очрашу көнен зур түземсезләнү белән көттек. Бу көнне бездә яшьлек  үзе кунак иде, кабат ваемсыз мәктәп елларына кайткан кебек булдык. Көндез башланган очрашу төнгә кадәр дәвам итте. Бер - берсен сагынышкан сабакташларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Яшьлегебез эзләре буйлап, шәһәребезнең истәлекле урыннарында йөрдек. Без инде Мамадышыбызның гүзәл бер калага әйләнүенә ияләшкәнбез. Ә менә очрашуга дип ераклардан кайткан сабакташларыбызның  күбесенең  болай иркенләп, шәһәребезнең гүзәллеген күргәннәре дә булмаган икән. Шулай шул, без бит төрле авыллардан җыелышкан идек. Ә кайтып киткәндә генә нәрсә күрәсең. Яшьлек паркында, Нократ яр буендагы матур ял итү урыннарында, очрашу мизгелләрен истәлеккә саклар өчен, фотоларга төштек. Сабакташыбыз, районыбызның баш архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миннеханов Мамадышыбызның киләчәктә тагын да матурланачагы турында сөйләде. Район үзәгенең бүгенге көндә танымаслык булып үзгәрүендә аның да өлеше бик зур. Тикмәгә генә аңа Мамадыш шәһәренең Почётлы  гражданины исеме бирелмәгәндер шул.   “Без укыган вакыттагы Мамадыш түгел шул инде бу. Үзгәргән, матурланган“, - дип соклануларын яшермәделәр сабакташлар.  Көннең искиткеч матурлыгы да бу очрашуга ямь өстәде. Яшьлегебез эзләрен күпме генә эзләсәк тә, еллар үзенекен итә икән. Без укыган мәктәп урынында - күп катлы йорт, без яшәгән торак урынында -  сәнгать мәктәбе. Очрашуыбызның икенче өлеше “Апрель” кафесында  барды. Сөйләшү затлы  сый - нигъмәтләрдән сыгылып торган  табын артында  дәвам итте. Кемнәр генә булып, кайларда гына эшләмәгәннәр сабакташ дусларым. Укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр, финанс  белгечләре, төзүчеләр, геолог, химик, архитектор, мелиоратор, электрик   һәм тагын бик күп төрле һөнәр ияләре. Тик, кем генә булсалар да, әллә нинди югары дәрәҗәләргә ирешсәләр дә, бик гади булып калганнар. Шунысы бигрәк күңелгә якын булды. Күбесе төрле язмыш сынауларын да кичергән, тик сынмаганнар, сыгылмаганнар. Вакытсыз арабыздан киткән сабакташларыбызны, бүгенге көндә фани дөньядан бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны зур хөрмәт хисе белән  искә алдык.  Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Күңел түрләрендәге хатирәләр, мәктәптә укыгандагы төрле кызыклы вакыйгалар яңартылды. Яшьлеккә кайту сукмаклары булмаса да,  гомеребезнең иң рәхәт, бер кайгысыз  чакларына кире кайткандай булдык. Бу  очрашуны оештыруга  үзеннән зур өлеш керткән  сабакташыбыз Ринат Сәгыйрь улы Мостафинга  барыбыз исеменнән дә  зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Санаулы сәгатьләр тиз үтә шул. Очрашу күңелләрдә якты эз калдырды, киләчәккә яңа өметләр уятты. Вакыт узганы сизелмәде дә. Һәрберебез кичәдән  күңел күтәренкелеге алып китте. Әлеге  очрашу соңгысы булмасын,  кабат очрашканга кадәр дип, саубуллаштык.

Равилә Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев