Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Нократ“ газетасында ачылган яңа рубрикага мәкаләләр агыла гына

Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калганмы?

Тагын Кот чокыры турында

Бу вакыйганы Сәкинә апа Абдуллинага үткән гасырның 70 елларында Нәҗметдин кызы Рәхилә апа сөйләгән булган. "Миңа ул вакытта 17 яшьләр тирәсе булган, дип сөйләп киткән ул. - Элек утырмага - кунакка йөрү бар иде. Минем яшь, чибәр чак. Бездән сигез  чакрымдагы Вахит авылындагы туганнарыма барырга җыендым. Ноябрь урталары кебек истә калган. Бу турыда әтәй белән әнәйгә әйткәч, алар: "Юкмы тагын! Ялгызың юлга чыгарга җыенасыңмы? Җитмәсә, буран чыгарга тора. Хәзер тиз караңгы төшә. Синең бит Кот чокыры турыннан да үтәсен бар ( сүз 4 гасыр элек булган авыл турында бара. Р. Гобәй ). Күп кешеләрнең Кот чокырында җеннәр булуы турында сөйләгәне бар. И бала, бала! " – диделәр.

— Әкият сөйләмәгез! Җеннәр кайдан килсеннәр ди анда. Таяк белән бәрәм дә үтерәм мин аларны, - дип җавап бирдем мин. Алар күпме үгетләсәләр дә, мин юлга җыендым. Үзем белән юанрак таяк алып, Вахит авылына юнәлдем...

Барам...барам, үзем як-ягыма каранам. Яшь килен үзәген дә үттем. Бераз баргач, буран чыкмасынмы! Дөнья караңгыланып китте... Кот чокыры турына да җиттем. "Әһә, җеннәр курыктыгызмы?" - дип кычкырдым һәм юлымны дәвам иттем. Арттан кыштыртаган тавышка борылып карасам, кара мәче ияреп бара икән. Син мени ул җен, хәзер башыңны сугып ярам бит!“ – дим, күзен елтыратып торучы мәчегә. Сугуым булды, мәче шарга әйләнде һәм тирә-якка утлар чәчелде...  Мин аңымны югалтып егылганмын. Мине Шәдче авылы ягыннан килүче атлы кешеләр авылга алып кайтканнар. Өебез авылга керү белән бит. Бу турыда миңа өйдәгеләр сөйләделәр. Әти- әни сүзен тыңламасаң, шулай була икән ул!"

Балыкчылар үлгән урында адашын йорү

Бу вакыйганы туганнан туган Шамил абыем сөйләгән иде (аның әнисе белән минем әтием - бертуганнар). "Безнең элекке өебез ышна янында гына иде. Аннан соң болын башлана, - дип сөйләп китте ул. -  Миңа ул вакытта 7-8 яшь тирәсе генә булгандыр. Бу сугыш барган елларга туры килә. Иртәнге якта әнәй миңа ышнадан коры тал ботакларын алып кайтырга кушты, мунчаладан ишкән бау кисәге дә бирде. Казан астына ягарга кирәк бит, анысын үзем дә беләм. Әнәй белән абый колхоз эшенә киттеләр...

Кипкән тал ботакларын җыю озак булмады Аларны бәйләп, кайтырга чыктым. Кайтам-кайтам... авыл күренми генә бит. Инде берничә тапкыр ял да итеп алдым, авыл һаман күренми. Һе, нәрсә булды соң әле бу, мин болынга ук төшеп җиткәнмен бит. Әйләнеп карасам, авыл кире якта калган икән. Ике- өч чакрым араны яңадан үтәргә туры килде. Мин өйгә кайтканда, абый гына өйдә иде. Ул миңа карап торды да: "3 сәгатьтән артык кайда йөрдең син?" - диде. Ул минем сүзләргә ышанмады, билгеле, көлеп кенә куйды.

Күп еллар үткәч, мин чыбык җыйган урында 3 балыкчының язгы ташу вакытында суга батып үлүләре турында сөйләделәр".

Болындагы сәер урыннар. Пәри туе

Үзем белән бәйле сәер хәлләр турында да язып үтим әле. Аларны бер утыруда язып бетерү мөмкин түгел, берничәсенә генә тукталып китәм.

Үткән гасырның 80 нче еллар уртасында, колхоз рәисе алмашынгач, интеллигенция вәкилләренә дә болында күпмедер печән җирләре бүленеп бирелә башлады. Билгеле, сыер асрау өчен, бу җирләр генә җитми иде. Исәпкә кермәгән урыннардан да чабарга мөмкинлек булды. Ул елны печәнлек җиребез агачлы аланга туры килде. Җирне чабып бетерүгә, яңгырлар башланды. Печәнне әйләндереп куюыбыз була, яңгыр китереп ора. Халык хафага төште. Атнадан артык печән әйләндереп азапландык. Ниһаять, аяз көннәр башланды. Без дә печәнебезне күбәләп кайттык. Бүген дә көн матур күренә. Радиодан да җылылык 26 градус диделәр. Болын тулы халык. Хатыным Розалия белән күбәләрдәге печәнне өеп куеласы урынга ташып бетердек тә, тамак ялгап алырга утырдык. Бераз ял итеп алырга да була бүген. Болытның әсәре дә юк. Ялгышканбыз икән. Кинәт кайдандыр килеп чыккан иләк тикле генә болыт кибән куеласы урынга якынлашты да, яңгыр ява башлады. Биш минут тирәсе яугач, болыт юкка чыкты. Печәнне кире таратып, кайтырга чыктык. Юлда очраган кешеләр "Яңгыр яуды" дигән сүзебезгә ышанмадылар, "Син шаяртырга оста инде" дип көлеп калдылар.

Печәнне икенче көнне генә өеп куя алдык. Ышанмассыз, ял итәргә утыруыбыз булды, кинәт килеп чыккан көчле җил кибән өстендә өермәгә әйләнде дә. "пәри туе" ясап, өскә күтәрелә башлады. Берничә минуттан өелгән печәнебезне әллә кайларга чәчеп бетерде дә, юкка чыкты. Без бу хәлләргә аңлатма бирә алмадык. Үзебез исән калганга сөендек.

 

Рәим Гобәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев