Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Миләш кенә, димәгез!

...Миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул, моның өчен өлкәннәр ”Әтәч та­вышын ишетмәгән” агач ботагын кулланырга куша­лар. Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар.

Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның соста­вында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каро­тиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С ви­таминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге ви­таминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә.

Миләшне кан системасы бозылганда (мәсәлән, ту­ры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкын­сынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә (ашказаны катары, унике­илле эчәк язвасы, энтерит, эч китү) файдаланалар. Бу бигрәк тә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга фай­далы.

Миләш суы

Стакан ярым суга бер кашык изелгән миләшне са­лып пешерегә. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.

Миләш согы

2 кг миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомша­ганчы пешерергә. Иләк аша уып сыгарга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.

“Алтын көз” эчемлеге

Гөлҗимешне ваклап, миләш белән катнаштырырга, өстенә кайнаган су коярга ( кипкән миләш 2 аш кашы­гы, кипкән гөлҗимеш 2 аш кашыгы, су 1 литр, шикәр 50грамм), 10 минут кайнатырга, 4–5 сәгать төнәтергә һәм, кирәк булса шикәр өстәп, сөзеп эчәргә.

“Кама” миләш согы.

2 стакан миләш согы, 4 аш кашыгы бал, 4 аш кашы­гы мүк җиләге согы. Сөт өсте белән ашарга.

Шикәрле миләш согы.

Миләш согына шикәр ширбәе өстәргә (миләш согы 550 грамм, ширбәт 450 грамм), кайнау хәленә җитке­реп, банкаларга тутырып куярга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев