Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Мәңгелек моң иясе”: тальянчы Зөфәр ага Закировны искә алу кичәсе узды

“Моң яшәтә күңелне”- дип юкка гына эйтмәгәннәр. Ерак гасырлардан бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән моңнарыбыз ,халкым күңелендә мәңге яшәр. Кече Кирмән авылы мәдәният йортында авылның моң чишмәсенә әверелгән –тальянчы Зөфәр ага Закировның тууына 85 ел тулуга багышланган “Мәңгелек моң иясе”дигән искә алу кичәсе зур күтәренке рухта узды.

Зөфәр абый яши моңнарда,
Аның балкышлары җырларда.
Кояш булып яши мәңгегә -
Безнең белән буген, гел бергә.

Кирмәннең 100 чишмәсенә төренеп, матур табигатенә тагы да ямь өстәп, дөньда яшәргә омтылып туган бала ул - Зөфәр. Биш яшендә үк аны гармун телләре үзенә тарта башлый. Үсә төшкәч, авылларда җыйнала торган аулак өйләр аның уйнавыннан башка үтми. Язмыш та нык сыный егетне. Әмма сынаулар яшь,тормышка омтылган егетнең күңелен төшерми. 1970 елның 1 маенда Асия исемле кыз белән тормыш корып җибәрә. Бу гаилә тормыш авырлыкларын күреп, сикәлтәле юллар үтеп кызлары Зәния белән шатланып, авылны, тирә юньнне можга күмеп, 27 ел бергә гомер кичерерәләр. Ни кызганыч тальян моңы чыңнары аша бәхет өләшкән хөрмәткә лаек кешебез безнең арабызда юк.Әмма аның моңы - безнең күңелдә мәңге сакланыр!

Әйе, булды заман: Зөфәр уйнамаса таң атмаган, җилләр исмәгән! Ул сайраткан гармун телләре капка төпләреннән башланып, кичен клубларда, мәктәпләрдә, нәниләр бакчасында, сабан туйларда, кавышу туйларында, туган көннәрдә, район һәм Республика концертларында, кичәләрендә һәм конкурсларында моңга гашыйк тамшачыларны сөендерде. Бүгендә үзенең моң канатына алып үстергән талантлары аның якты истәлегенә дан җырлыйлар, горурланалар. Кичәгә тамашачының залны тутырып килүеннәндә бу ачык күренде.

Кичә Зөфәр аганың дәвамчысы: Фарил Дөлмиев җитәкләгән “Сандугач” фольклор уен кораллары ансамбле уйнавы белән башланып китте. Зөфәр ага Закировны бөек гармунчы, баянчы, тальянчы дип бәяләүче - кичәнең иң зур кунагы –Татарстанның, Башкортстанның халык артистты Фән ага Вәлиәхмәтовны тамашачылар зур алкышлар белән каршылады. Аның ихлас сүзләре, моңлы җырлары Һәр кешенең хуш килде. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишмуратовның җырларыда күңелләргә үтеп керде. Гармунчылар ансамбеленең моңлы көйләрен, Зөфәр аганың  дәвамчылары Гимазова Алия, Фархуллина Сөмбелләрнең чыгышларын яратып тып тыңладылар.

Әйе,Зөфәр аганың моңы безнең белән яши. Кичәгә Зөфәр абыйны хөрмәт итеп районыбыз мәдәният йортыннан – Роза Галкина, Гөлнур Василова, Марат Локманов, Рөстәм һәм Гөлназ Гиниятовалар килделәр. Җыр-бию бүләк иттеләр.Тамашачы аларны алкышларга күмде.Кичәдә авылдашыбыз шагыйрь, прозаик күп кенә китаплар авторы, язучылар союзы әгъзәсе Рафаил Газизов чыгыш ясады. Аның каләме белән мәңгегә китапларга кергән - “Зөфәр тальяны” - исемле шигырен халык яратып тыңлады.

Ул чорда җирле үзидарә рәисе булып эшләгән Мәдинә Гаязовна Зөфәр аганы искә алып үтте. Зөфәр ага Закиров белән иҗат дәрьясында кайнаган җырчылар: Ахунзянов Расих, Сафина Люцияләр җыр бүләк иттеләр. Яшь талантларыбыз Алсу Исрафилова, Язгөл Гаффароваларның җырлавын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Зөфәр аганың бертуган энесе Латыйп Закиров – балачак хәтирәләрен искә төшерде. Хатирәләрне тагыда тулыландырып, искә төшереп торучы гаиләсе-кызы Зәния, кияве Илшат, оныклары Чәчкә, Илүзә, Фәнүзә һәм аларның тормыш иптәшләре бар. Аларга Зөфәр абый моң дәрьясын бүләк итеп калдырды. Зәния һәм кызы Илүзәләрнең җырларын тамашачылар дулкынланып тыңладылар. Кичәдә Зөфәр ага Закировны хөрмәтләп Минегулов Харис гаиләсе, гармунчы Архипов Александрлар чыгыш ясады.Фәнил Насибуллин, Фатихов Назиф, Каюмова Рузиләләр - җыр бүләк иттеләр. Катнашучыларга чәчәкләр, очрашу истәлеге итеп бүләкләр бирелде. Кызы Зәния әтисе белән күп еллар иҗат дәрьясында кайнаган шәхес - Вәлиева Тәнзилә Гайнановага үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Һәм дә рәхмәтләрнең иң олысы - җырчы Фән Вәлиәхмәтовка.

Кичәне оештыруда башлап йөрүче Юрис Шакуровка, мәтди ярдәм күрсәтүче спонсорларыбызга, кичәне оештыручы: мәдәният хезмәткәрләре Фарил Дөлмиев, Нүрия Хузиахмәтова, Гөлназ Галимова, Гөлчәчәк Гыйздатуллина, Зөлфия Сөнгатоваларга, Сибгатуллиннар гаиләсенә, кичәне алып баручы Илфир Гыйздатуллинга һәм барлык кичәдә катнашучыларга Зәнияләр гаиләсе һәм авыл халкы зур рәхмәтен белдерде. Зөфәр аганың кызы сәхнәдә зур дулкынлану белән бар халыкка рәхмәтен әйтеп баш иде. Авыл халкы басып кул чапты. Зөфәр ага Закиров яшәгән урам аның исемен йөртә .Аның моңнары озак еллар күңелләрдә саклансын! Бу искә алу кичәсе-аңа дога булып ирешсен! Урыны җәннәттә булсын, Амин...

Китапханәче Сөнгатова Зөлфия.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев