Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыштагы бер музейда борынгы җәнлекнең теш казнасы саклана

500дән артык экспонат һәм аларның һәркайсы үткәннәрне күзалларга ярдәм итә. Берничә еллык тәнәфестән соң Ишки авылының “Туган якны өйрәнү музее” кабаттан эшли башлаган.

Ишки авылында “Туган якны өйрәнү музее”на 1970нче елларда нигез салына, беренче экспонатлар туплана башлый. Әлеге торак пунктта мәктәп ябылганнан соң, аның бинасында эшчәнлек алып барган музей да бикләнә. Кабат бирегә авыл җирлеге үзидарәсе күчкәч, төбәк активы инициативасы белән музей янәдән ишекләрен ача. Бүген биредә 500дән артык экспонат бар. Алар ишкилеләргә, кайткан кунакларга үткәннәрне күзалларга ярдәм итә.

-Безнең биредә узган гасыр башындагы гына түгел, ә 90нчы еллар азагы, 2000нче еллар башына караучы экспонатлар да бар. Чөнки алар безнең өчен кызык булмаса да, балаларга, оныкларга күрсәтергә бер истәлек булачак. Шуңа да барысын да бирегә туплыйбыз. Бу эш алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм, - ди Ишки авылында яшәүче Кәниф Әхмәтов.

Аның искәртүенчә, кичәге көн үзе үк тарих инде. Музейларында элекке замандагы көнкүреш әйберләре, җиһазлар, эш кораллары, авыл, колхоз, мәктәп тормышына кагылышлы материаллар, Бөек Ватан сугышы тарихын чагылдырган истәлекләр урын алган. Күп еллар элек бу якларда яшәгән җәнлекләрнең теш казналыгына кадәр саклана. Экспонатлар белән танышырга, тарихны өйрәнергә, истәлекләрне яңартырга теләүчеләр өчен ишекләре һәрвакыт ачык.

-Музейга аеруча кунакка кайткан кешеләр килә. Ял көннәренә туры килсә, килеп әйтәләр икән, ачып, экскурсия үткәреп чыгабыз. Ә эш көннәрендә без һәрвакыт монда. Авыл җирлегенә мөрәҗәгать итсәләр, бер бинада бит, рәхәтләнеп таныштырабыз. Безгә справкалар сорап килүчеләрне дә алып керәбез әле бирегә, - диде Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов.

Ишки авылы музеендагы иң борынгы экспонат ниндидер җәнлекнең теш казнасы булса, иң кадерлесе дип “Авылыбыз Ишкинең кыскача тарихы” дип исемләнгән китапны атыйлар. 300 данә тираж белән чыккан җыентыкка төбәк турында бик күп фактлар кертелгән. Киләчәктә бу китапның икенче сериясен эшләргә уйлыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев