Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта йөзү буенча район беренчелеге уза

Бу минутларда Мамадыш шәһәрендәге “Лагуна” бассейнында йөзү төреннән беренче тапкыр районкүләм бәйге үткәрелә. Ярышка 18 команда составында 60 спортчы килде.

Чараның рәсми ачылышында катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов беренче чиратта әлеге спорт корылмасын бүләк иткән республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткереп, киләчәктә Мамадышта да йөзү буенча күренекле шәхесләр үсәчәгенә ышануын әйтте. “Бу әле тәүге беренчелек. Әмма алга таба алар бик күп булыр. Хәзер районыбызда йөзү төрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”,- диде Анатолий Иванов.

Бәйге 4 яшь категориясенә бүлеп оештырылды. Иң элек 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар, аннан соң 40 яшьтән өлкәнрәкләр йөзделәр. Ир-атлар да шушындый ук категорияләргә бүленде.

Дистанцияләргә килгәндә, гүзәл затлар ирекле стиль белән 25 метр арага йөзде. Ир-атлар башта 25 метр арага, бераз вакыттан соң 50 метр арага йөзәргә тиешләр иде. Ике әйләнеш буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр өчен финал этабы әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев