Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта һәйкәлләр яңара

Түбән Тәкәнеш авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм катнашучылар хөрмәтенә салынган объектын үзарасалым программасы акчасына төзекләндерделәр. Ремонт эшләрен җирле осталар башкарган.

Түбән Тәкәнеш авылындагы Совет солдаты һәйкәле 1970нче елда торгызыла. Аны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан төзиләр. Ул элекке мәктәп бинасы янында сафка баскан. Урынын белем йорты янәшәсендә сайлаулары юкка түгел – фашист илбасарларына каршы көрәштә әлеге педагогик коллективтан да күп кенә ир-егетләр катнашкан. Һәйкәл – алар истәлеге. Аны ул заманда Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе укучыларының авылларда концертлар, спектакльләр куеп, металл һәм кәгазь җыеп эшләгән акчага төзиләр.

Элегрәк авылның күп кенә тантаналы чаралары нәкъ менә әлеге һәйкәл янында уздырылган. Соңгы вакытта гына алар яңа мәдәният йорты янындагы һәйкәл комплексына күчә. Әмма шуңа да карамастан, Җиңү көнендә ел саен бирегә чәчәкләр салалар.

-Халык белән киңәшләштек тә, әлеге һәйкәлне үзарасалым программасы акчасы хисабына яңартырга булдык. Моның өчен халыкның 20 мең сум акчасы һәм дәүләттән кайткан 80 мең сум акча – барлыгы 100 мең сум акча тотылды. Бик тузган иде инде һәйкәл. Төзекләндерү эшләрен үзебезнең авылдашлар башкарды, - ди Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин.

Совет солдаты һәйкәле генә түгел, аның янәшәсендәге территория дә төзекләдерелгән. Объектны каплап торучы агачларны кискәннәр, тирәсен калай рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Хәзер бирегә чәчәкләр утыртырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев