Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта "Ярдәм" хәйрия үзәге ачылды

Хәйрия - хак тормыш рәвеше алып бару, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү.

Бүген Мамадыш мөхтәсибәте районыбызда беренче “Ярдәм” хәйрия үзәген ачты. Аны ошетыручы Мамадыш мөхтәсибәте, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Әлфирә абыстай Миннегалиева әлеге теләк белән күптәннән янып йөргән.

Үзәкнең ишеге һәркемгә дә ачык. Бирегә теләге булган райондашларыбыз тотылмаган, яисә нык таушалмаган кием-салымын, йорт кирәк-ярагын алып килә ала.

“Ярдәм” хәйрия үзәге базар бинасының икенче катында урнашкан. Ул, дүшәмбедән кала, һәр көнне 10.00-14.00 кадәр эшли.

Бер-береңә карата мәрхәмәтле, хәерхаһлы булу, якыннарыңа булышуны һәр кеше яшәү рәвеше кебек кабул итәргә тиеш. Безнең тормыш еш кына ике капма-каршы якка бүленгән: булышучылар – мохтаҗлар, сәламәтләр – авырулар, байлар – хәерчеләр һ.б. Тәннәребез сәламәт, иманыбыз һәм рухыбыз бай, үзебез исә мохтаҗларга булышучылар рәтендә булырга язсын! Һәр кеше үзенең яшәү кыйбласы итеп ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫ ролен сайлап алсын иде, кешеләргә никадәр ярдәм итсәң, булышсаң, Аллаһ Тәгалә синең үзеңә дә икеләтә күбрәк кайтара.

Үзәк белән тулырак бүген 19.00да безнең телеканалда "Иман вә Әхлак" тапшыруында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев