Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза

Бүген - 30нчы август, Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан Мамадыш шәһәрендә дә бәйрәм чаралары уза.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр "Ишегалды бәйрәмнәре"ндә катнашалар. Агымдагы ай башында ачылган "Лагуна" бассейнында иртәнге сәгатьләрдән "Ачык ишекләр" көне. Медицина белешмәсе, махсус баш һәм аяк киемнәреннән килүчеләрне биредә бушлай кабул итәләр.
Ә велосипед спортын үз итүчеләр "Яшьлек" скверына җыелды. "Велопробег"та катнашырга 60 тан артык яшь һәм урта буын вәкиле теләк белдерде. Узышучылар делегациясен 3 квадрацикл җитәкли. Тимер аттагыларны ЮХИДИ, район үзәк хастаханәсе һәм спорт бүлеге вәкилләре озата бара. Спортчылар иң элек скверны әйләнеп чыкты, аннан Давыдов урамы буйлап спиртзаводына кадәр бардылар. Алга таба маршрут Яңа завод, Җиңү, Кызылармияче урамнары аша дәвам итте. Шуннан соң, Совет урамы буйлап төшеп, "Яшьлек"тә финиш ноктасы әзерләнгән иде. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алексей Смирнов әйтүенчә, дистанциянең озынлыгы 8 километрны тәшкил итә. Ул шулай ук елдан-ел мондый чараларда катнашучыларның арта баруын, велосипед спортының популярлашуын да искәртте.
Соңыннан, тимер атларда узышучыларның һәркайсына да "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан әзерләнгән татлы бүләкләр тапшырылды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев