Мамадышта сират күпере бар
Мамадыш шәһәре белән Мамадыш совхозы бистәсен тоташтыручы күпердәге җәяүлеләр юлыннан узганыгыз бармы сезнең?! Исән - сау чыгып җитә алуыгыз белән котлыйм!
Чыннан да, әлеге “сират күпере“ аша үтү өчен бик зур осталык һәм батырлык кирәк: кадагыннан купкан, калҗайган такталарның башына ялгыш басып, маңгаеңа кундырмаска; чергән араталарын җимермәскә; ярыкларга туфлине кыстырып калдырмаска; убыр тишекләреннән төшеп китеп, шарлавыкка мәтәлмәскә!.. Әле шуннан велосипед белән йөрергә җөрьәт итүчеләр дә бар! Алары каскадерга тиң инде. Хәвеф - хәтәрдән моңарчы Алла саклады, алга таба ышаныч кими бара. Басмага ашыгыч ремонт кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев