Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта шәһәркүләм агач утырту өмәсе үтте

27 апрель – Татарстанда урман утырту көне дип игълан ителде. Матур традициягә әйләнгән әлеге эшкә бүген мамадышлылар да актив кушылдылар.

Иртәнге сәгать 8 тулуга, шәһәрнең төньяк өлешендәге Высоцкий урамы башында хезмәт өмәсе башланып китте. “Мамадыш урманчылыгы” учреждениясе инженеры Илфат Закиров сүзләренчә, биредә агачлар утырту өчен 3 гектар мәйдан бүлеп бирелгән. Шәһәребезнең бюджет оешмаларыннан, мәктәпләр, балалар бакчаларыннан килгән 70ләп хезмәткәр, укучылар бу участокка миләш, карагай, юкә агачлары утырттылар.

“Кәлшәләрне үзебезнең питомниклардан кайтардык. Мондый өмә бүген Пятилетка бистәсе янәшәсендә һәм барлык участок урманчылыкларында да үткәрелә. “Мамадыш урманчылыгы” оешмасына быел 55 гектар мәйданда урман утырту дәүләт планы бирелде. Моңа шәһәрдә башкарылган эшләр керми”, - дип сөйләде Илфат Закиров.

Высоцкий урамы башындагы территория бүген 4 мең төп яңа үсентеләр белән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев