Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта шәкертләр һәм мөгаллимнәр бәйрәме узды

Бүген район мәдәният йортында Мамадыш шәһәрендә мәдрәсә ачылуга 10 ел тулу уңаеннан шәкертләр һәм мөгаллимнәр бәйрәме үтте.

Аны Коръән укып мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт ачып җибәрде. Чарага тобәгебез мәхәлләләреннән делегацияләр һәм шәкертләр командалары килгән иде. Соңгылары арасында бәйге дә үтте. Әссәләт, Әхлак, Гыйлем, Иман, Ислам чәчәкләре, Иман нуры, Фәрештәләр командалары жюри вәкилләре каршында сынау тоттылар. 
Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вадим Никитин да килгән иде. Ул балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә зур өлеш керткән остазларга район башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев