Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта шахмат ярышы бара

Бүген Мамадыш шәһәренең 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә спорт бәйрәме. Бирегә районыбызның шахмат сөючеләре җыелган

Әлеге төрдән ярыш Әгъзам Низамов хөрмәтенә уздырыла. 9нчы июль көнне озак еллар төбәгебезнең үсешенә зур өлеш керткән, җаваплы вазыйфалар башкарган, бүгенге көндә районның иҗтимагый советы вәкиле булып торган Әгъзам Низамовка 80 яшь тулды.
-Шахмат минем иң яраткан уеным. 4нче сыйныфта укыган чагында шөгыльләнә башладым аның белән. Хәзер дә аерыла алганым юк. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулаганым булды. Бүгенге көндә дә дуслар белән атнага бер тапкыр җыелып уйнап алабыз,- дип сөйләде Әгъзам әфәнде.
Районкүләм ярыш балалар, үсмерләр һәм зурлар арасында уза. Бәйгенең баш хөкемдары Эльвира Хәмидуллина.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев