Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Рәхимле“ мәчете ачылды

Бүген районыбызда зур бәйрәм, әһәмиятле һәм күпләр көтеп алган вакыйга булды. “Мамадыш совхозы“ бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасы узды.

Авыр һәм зур тырышлыклар белән җиңеп чыгып, ниһаять, шушы мәчет ачылуны күрер көн килеп җитте. Халкыбыз мәчет төзүгә булдыра алганча кем кул көче белән, кем акчалата ярдәм итеп булышуы бу тантананы якынайтты да инде.

Әлеге чараны Коръән укып һәм дога кылып шәһәр мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт белән ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин башлап җибәрделәр.

Аннан Рөстәм хәзрәт гыйбадәтханә төзелешенә аеруча зур өлеш керткән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинга, шәхси эшмәкәр Радий Низамовка, шәхси эшмәкәр Равия Зияровага ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мамадыш – динле төбәк. Сан ягыннан әйткәндә, төбәгебездә мөселман кардәшләр өчен 56нчы гыйбадәт йорты бу. “Рәхимле“ мәчете хакында ил белән төзелде дип тә әйтергә була. Аны сафка бастыруга аеруча районыбыз башлыгы Анатолий Петрович зур игътибар бирде. Шәхси эшмәкәр Радий Дамир улы төзелешкә күп вакытын багышлады. Ә хөрмәтле якташыбыз, хәйрияче Равия Нургалиевна хакында аерым әйтеп узу кирәктер. Аллаһ йортын торгызуга зур матди ярдәм күрсәтте ул. Равия ханымның кылган игелекләре бихисап. Туган ягы аның ярдәмен һәрдаим тоеп тора. Шәһәрдәге үзәк мәчетне төзекләндерү дә аның катнашыннан башка узмады. Гомумән, мәчет төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын.

-Мәчет “Мамадыш совхозы” бистәсен ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен,- диде Анатолий Иванов. Аннан җитәкче мәчеткә бүләк итеп якташыбыз Нәҗип ага Нәккаш иҗат иткән шамаилләр тапшырды. Бүләкләү тантанасын дәвам итеп шәхси эшмәкәр Равия Нургали кызы Зияровага “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медален, бер төркем хәйриячеләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды Анатолий Петрович.

Аллаһы Тәгалә йорты булган авылда бәхет бар, дип әйтәләр. Аллаһының рәхмәте белән мәчетләребез ачыла. Аларда гыйбадәт кылучыларның артуы зур сөенеч. Җәмгыятькә файдалы булу, игелекле эшләр башкару, кулдан килгәнчә ярдәм итүне шулай ук гыйбадәткә тиңлиләр. Бүген әлеге тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин да катнашты. Без, мамадышлылар Тәлгать Мидхәтовичның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез.

-Беренче уңыш – мәчетне төзеп бетерү булса, икенче уңыш – анда кешеләрнең күпләп йөрүе. “Рәхимле” мәчетеннән халык өзелмәс, дип ышанабыз,- диде Тәлгать Абдуллин.

Бәйрәм чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да чыгыш ясадылар.

Йомгаклау сүзләрен район мөхтәсибәте җитәкчесе, “Рәхимле“ мәчете имамы Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм “Рәхимле“ мәчете абыстае Нурфия абыстай әйттеләр.

Шуннан соң, тәкбир әйтеп Аллаһ йортының эченә уздылар. Биредә кунаклар белән бергә өйлә намазы укылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев