Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта партия конференциясе узды

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Мамадыш җирле бүлекчәсенең XXXI конференциясе узды.

Эшлекле чарага партиянең җирле бүлекчәсе структурасын тәшкил итүче барлык 42 башлангыч бүлекчәдән дә вәкилләр килгән иде. Конференцияне район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Ришат Сәмигуллин алып барды. Аның эшендә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков,

район һәм шәһәрнең вәкиллекле органнары депутатлары, партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары, авыл җирлекләре башлыклары, учреждение, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнаштылар. Көн тәртибенә сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясенә делегатлар сайлау турында; сәяси партиянең Мамадыш җирле бүлеге контроль комиссиясе Нигезләмәсе турында мәсьәләләр каралды. Шуннан соң алдан тавыш бирү процедурасына йомгак ясадылар. 26нчы майда ТРның барлык территориясендә “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү көне узды. Тавыш бирүдә Татарстанның теләсә кайсы кешесе катнашырга хокуклы иде. Гомумән алганда, Татарстан территориясендә тавыш бирү өчен 460 участок эшләде. Шуларның 8е безнең районда ачылды.

Конференция азагында партия эшендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев