Нократ

Мамадышта меңъяшәр имәннәре кала

Тормышны тәвәккәл кешеләр бизи. Андыйлар вәсвәсәләнүгә бирелеп вакыт уздырмый, җиң сызганып эшләвен белә. Минем шундыйларның берсе, үз гомеренең яртысыннан артыгын туган як урманнары белән бәйләгән, күп еллар урман хуҗалыгы хезмәтен җитәкләгән, куйган максатына ирешүчән, әйткән сүзләренә тугры булып кала белүче Сапурин Сергей Ильич турында язып үтәсем килә.

Урман - бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Лаеклы ялда булуына карамастан, Сергей Ильич  урманда хезмәт куючыларның хәле, андагы эшләрнең барышы белән һәрвакыт хәбәрдар. Күп вакытта бергә сөйләшеп, фикерләшеп утырырга туры килә. Без төрле һөнәр кешеләре, әмма безне туганлык җепләреннән тыш, уртак фикерләр, уйлар, омтылышлар, шигырь, моң, халкыбыз турында, туган як табигатенең сакланышы, экологик торышы турында уйланулар якынайта.

Мәктәптә укыган вакытта, көтмәгәндә, һич уйламаганда әтисез кала ул. Әтисен югалту аны тетрәндерә, яшәү мәгънәсе турында уйландыра һәм иң мөһиме, тормышның, якыннарыңның кадерен белергә, үзеңә дә җаваплы карарга өйрәтә. Сергей дә гаилә камытының үзенә күчүен яхшы аңлый, һәм менә өч дистәдән артык вакыт “әти урынына калган абый” вазыйфасын җиренә җиткереп башкара. Ул Сапуриннарның ышанычлы терәге: киңәшчесе, ярдәмчесе һәм кирәк булганда, шелтәсен дә белдерүче.

Аның туган авылы Владимир табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Туган авылын әйләндереп алган урманнарның саф һавасын иснәп, тау буйларыннан агып чыккан чишмә суларын эчеп үсү дә аның тормышында һөнәрне дөрес итеп сайларга ярдәм иткәндер.  Мәктәпне тәмамлаганннан соң, Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга китә. Егет үзенең тырышлыгын анда да күрсәтә. Студентлар җәйге ялларында төрле төзелешләрдә эшлиләр, ул төзелеш отряды җитәкчесе, безнеңчә әйткәндә бригадиры итеп билгеләнә. Флаг күтәрү бәхете дә хезмәттә алдынгылыкны бирмәүче Сапуринга туры килә. Киң җилкәле, көр тавышлы егетне техникумда укыган җиреннән армиягә алалар. Егет Төньяк Хәрби диңгез флотына эләгә. Атом су асты көймәсендә хезмәт итә. Су астыннан атналар буе күтәрелмичә, нинди милләт вәкиле булуга карамастан, дус-тату яшәүләрен искә ала ул. Әмма, су астында вакытта, авария булуын исеннән чыгара алмый. Ничек исән калуларына үзләре дә ышанмыйлар. Шуңа күрә Сергей Ильич “Минем туган көнем икәү“, - ди. Өч диңгезне, ике океанны гизеп, яңадан техникумга әйләнеп кайта егет. Техникумны тәмамлаганнан соң, Марий – Эл политехник институтында читтән торып белем ала. 1980нче елда туган ягына кайтып, Усали урманчылыгында эшли башлый. Зур энтузиазмга ия егетне урман мастеры итеп билгелиләр. Үз авылларының уңган кызы Мария белән өйләнешәләр. Гаилә корганнан соң, туган авылларында озак тоткарланырга туры килми. Шушы ук елның көзендә, хуҗаның эшчеләр белән яхшы мөгамаләдә булып, уртак фикергә килеп эшли алуын күреп, тагын бер баскычка - лесничнй ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрәләр. Яшь гаилә, Усали урманчылыгына кергән Рәхмәт Аланы авылына килеп урнаша. Шул килүдән, хәзерге көндә дә, шушы авылда гомер итә алар.

Ә инде 2003нче елда, лесничий Алексей Чернов үзе лаеклы ялга киткәндә, урманчылыкны Сергей Сапуринга тапшыра. Сергей Ильич 8400 гектар биләмәләрне, 7 обход, 2 мастерлык участогын кабул итеп ала. Ул вакытта, халык киң куллану товарлары җитештерү цехында рәшәткәләр, поддоннар чыгарыла. Материаллар белән район гына түгел, республика кулланучылары да тәэмин ителә. Урман хуҗалыгы питомнигы да 4 гектар җир били. Анда үстерелә торган кәлшәләр дә төбәктә һәм Татарстанда урманнар һәм агачлар санын арттыруга хезмәт итә.

Усали урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытта Сергей Ильич Рәхмәт Аланы авылы халкын юллы итү бәхетенә иреште. Уфа-Казан трассасыннан авылга кадәр өсте ныгытылган юл үткәрелде. Аның хезмәтләрен район җитәкчеләре генә түгел, урманчылык министрлыгы да югары бәяли. 2007 елдан 54 мең гектар мәйдан биләгән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Чистай районнары территориясенә урнашкан Кама урман хуҗалыгын ышанып тапшыралар аңа. Данлыклы Иванов Иван Захарович эшләгән замандагы урман хуҗалыгы түгел шул инде ул хәзер. Бер өлеше шәхси эшмәкәрләр кулына күчкән. Шулай да бирешми әле ул вакытларда Кама урман хуҗалыгы. Ул эшләгән чорда гына да бер елга 130ар гектар урман утырткан вакытлар була. Алдагы елгы утыртылган участокларда һәрдаим үсентеләргә тәрбия ясап чыгалар алар. 500әр гектарда чыбык кырганнар. Урманчылар телендә ул “яктырту” дип атала. Утыртылган агач кына калдырылып, әйләнә-тирәсендәге үзләре тишелеп чыкканнары кисеп алына. Күргәзмә-агитация материаллары да тиешенчә кулланыла урман хуҗалыгында. Питомникларында да урманчыларның ныклы хезмәтен күзәтәсең. Анда егерме төрдән дә ким булмаган агач һәм куак үстерелгән. Хәзер дә ак чыршыны бары тик алардан гына табарга мөмкин. Питомниктагы агачлар республика шәһәрләрен яшелләндерүгә дә ярдәм итеп торалар. Урманчылыкта хезмәт иткән җитәкче халыкның урманнарда ял итүен бик хуп күрә, әмма артларыннан калган чүпне җыеп китмәүләре аның йөрәген әрнетә. Халыкка ял итү өчен ясалган махсус урыннар ул эшләгән чорда күп урыннарга “Ял аланы” ясап куелды. Урманнарны сакларга кирәклеге турында кисәткән яңа аншлаглар һәрвакыт яңартылып урнаштырылып торган. Ул әле лаеклы ялда да тыныч кына калмыйча, буш вакытларында урманнарны әйләнеп "обход" ясап кайта.

Хезмәтендә ирешелгән уңышлары да югары бәяләнгән аның. “РСФСР урманнар саклау хезмәтенең 10, 20, 30 еллыгы”на грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән дә бүләкләнә ул. “Лесничийның I класслы ярдәмчесе” исеменә ия була. РФ Президенты Указы нигезендә “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләклиләр. “Мамадыш муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен” дигән күкрәк билгесе, “Универсиада объектлары төзелешендә актив катнашканы өчен” дигән истәлекле медаль һәм почет грамотасы белән бүләкләнде.

Игелекле гамәлләр кылуны һаман дәвам итә. Республика урман хуҗалыгы тарихында легендар шәхес Иван Захарович Ивановка атап куелган мемориал тактаны кую да, аның катнашыннан башка узмады. Мемориал такта Кама урман хуҗалыгы конторасы бинасына урнаштырылды. Районыбызның Албай авылындагы чиркәү яну халыкны тетрәндерде. Изге Иоанн Предтеча Рождествосы хөрмәтенә ярты ел эчендә төзелгән яңа храм Сапурин Сергей Ильич кебек егетләр ярдәме белән сафка басты.

Сергей Ильич, җитәкче хезмәтен башкару өстенә, менә дигән җәмәгать эшлеклесе һәм гаилә кешесе дә. Тормыш иптәше Мария белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә гаиләле, Казан каласында яшиләр. Кызы Светлана медицина көллиятен тәмамлап республика клиникасында хезмәт итә. Улы Юрий РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик факультетын тәмамлап, башкалабызның полиция хезмәтендә эшли. Кияүләре Владиславны, киленнәре Гөлназны һәм дүрт оныклары: Артур, Лия, Артем, Робертны бик тә яраталар. Алар хәзерге көндә бәхетле бабай һәм әби. Оныкларын тагын да бәхетлерәк һәм байрак дип әйтәсем килә. Ике якның да әби-бабайлары бар, оныклары аларны бик яраталар. Картайган көннәрендә Сергей Ильич белән Мария Васильевна кочагына ике як туганнар да сыя. Атнага бер тапкыр Владимирга кайтып хәлләрен белеп килергә дә вакыт табалар алар. Сеңелләре дә абыйлары йортына бик теләп хәл белергә кайталар. Апалары да үзләре белән бертуган кебек. Һәркемнең гаиләдә үз вазыйфасы бар. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә“, - диләр. Әйе, бу тормышта безнең бер көнебез дә эзсез югалмый. Һәр көн бик күп нәрсә бирә: тормыш тәҗрибәсе, акыл, дуслар ярдәмен һәм ышанычын. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Сергей Сапурин кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын,

 Мең яшәрлек имән булып.

Рәйсә Муллахмәтова.

Мамадыш шәһәре.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: