Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Корбан гаете намазы стадион-ипподромда үтте

Бүген барлык мөселман дөньясы зур бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалырга кереште, каберләрне зиярат кылалар, туганнарның хәлләрен беләләр. Гает өч көн буе дәвам итәчәк.

Мамадыш шәһәрендә тәүге тапкыр Корбан Гаете 4 мәхәллә мөселманнары өчен бер урында – стадион-ипподром территориясендә узды. Бәйрәм намазының ачык һавада үтүе очраклы гына түгел. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, авыру таралуга юл куймау максатыннан быел үзгә формат сайладылар. Дини чарага һәркем үз намазлыгы белән килергә тиеш иде. Шулай ук гыйбадәт кылучыларга медицина битлекләре һәм перчаткалардан булырга да киңәш ителде. Бәйрәм узучы стадион-ипподром территориясе гаеткә килүчеләрне яңача каршы алды. Күпләр инде хәбәрдардыр, биредә дәүләт программасы кысаларында ремонт үткәрделәр. Димәк, үзгәртеп корудан соң бу әлеге җирлектә беренче генә чара. Аны район мөхтәсибәте башлыгы Илһам хәзрәт Миннегалиев алып барды. Корбан бәйрәменең асылы, үзенчәлекләре хакында сөйләде ул. Динкардәшләребезгә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның да тәбрикләү сүзләрен җиткерде.  

Быел районыбызда бәйрәм вәгазе – иртәнге сәгать 4 туларга 15 минутта башланды. Ярты сәгатьтән соң гает намазы вакыты билгеләнгән иде.

Матур гадәт буенча, бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов та җиткерде.

Корбан сүзе гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Бу бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк көндер. Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә бу көнне гыйбадәтләр, игелекле эшләр генә кылырга ашкынырга кирәк. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр.

Бәйрәм чарасын дәвам итеп шәһәребезнең үзәк мәчете имамы Наил хәзрәт Вахитов Коръән аятьләре әйтте.

Алга таба бәйрәм намазы укылды, теләкләр әйтеп, дога кылдылар.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы башланды. Быел корбанны 31нче июль һәм 1нче, 2нче август көннәрендә кояш баеганчы чалырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев