Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Хозур“ карап хозурланам

Мин ата-бабамның туган авылы Югары Сонга Үзбәкстаннан күчеп кайттым. Җирсеп, сагынып... Аллага шөкер, инде тугызынчы дистәмне ваклап, матур гына авылча гомер кичереп ятам.

Олыгайган саен ахирәт дөньясы күбрәк, тирәнрәк уйландыра. Игелекле гамәлләрне күбрәк кыласы килә. Мин гомер буе дин кушканча яшәргә тырыштым. Ташкентта мәдрәсә бетердем, ике тапкыр хаҗга бардым. Белгәннәремне һәрвакыт башкаларга җиткерергә омтылдым. Авылга кайткач та, шәкертләр укыттым. Гыйлемне бит аны һәрвакыт тулыландырып торырга кирәк. Хәзер дә китаплар укуымны дәвам итәм, Мамадыш мәдрәсәсенә баргалыйм. Тик минем яшьтә юл йөрүләр газаплы, күбрәк өйдә утырасы килә. Күптән түгел, Аллаһы Тәгаләм тагын җаен күрсәтте бит!  Телевидениедә  мөселманнарның “Хозур ТВ“ каналы эшли башлаган. Менә кайда ул чын хозурлык: ислам дине, дин нигезләре, гаилә, медицина, психолог, юристлар белән әңгәмәләр, яулык ябу, мөселман киеме, бала тәрбияләү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы темалар, балалар өчен махсус тапшырулар... Мөнәҗәтләр дә яңгырый. Гыйбрәтле вәгазьләр тыңлап туймаслык. Кызыклы тапшырулар, фильмнар да күрсәтелә. Балалар өчен мультфильмнар да бар. Телеканал тәүлек буе татар һәм рус телләрендә эшли. Рәхәтләнәм шуны карап. Шушындый да файдалы, кирәкле телеканал оештыручыларга рәхмәтләремне укып туймыйм. Үзлектән гыйлем алып җаннарын сафландырырга теләүчеләр, мәгълүматка сусаучылар шунда күз салсын иде, дигән теләктә калам.

Саимә Заһриева, хаҗия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев