Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта хоккей сезоны ачылды

Бүген Мамадыш районы хоккейчылары яңа сезонны ачты. “Олимп” боз сараенда ТР беренчелеге кысаларында тәүге очрашу үткәрделәр.

Тренер Ринат Ризванов кул астында шөгыльләнүче 2005нче елда туган хоккейчылар Актаныштан килгән “Лачын” командасына каршы уйнады.
Очрашу башланыр алдыннан хоккейчылар һәм спорт сөючеләр каршында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин чыгыш ясады, яңа сезон ачылу уңаеннан котлау сүзләре җиткерде һәм командаларга зур җиңүләр теләде. Шушында ук шәһәребезнең “Нухрат” һәм “Бәләкәч” балалар бакчалары коллективларына хоккей төрен үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгы имзалаган Рәхмәт хатлары да тапшырдылар.
Бу сезонда Мамадыш районыннан ТР беренчелегендә 4 команда катнашачак: 2003-2004нче елларда туганнар, 2005нче елгылар, 2007ләр һәм “Олимп”ның кызлар командасы.
Ир-егет хоккейчыларыбыз ТР чемпионатында көч сынаячак.
Тагын бер командабыз – “Олимп-2009” агымдагы сезонда ТР хоккей федерациясе турнирында чыгыш ясый.
Сүз уңаеннан, барлык командаларыбызга да уңышлар һәм зур җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев