Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттеләр

Бүген шәһәребез үзәгендә урнашкан район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тамашалар залына 300ләп мәгариф хезмәткәре җыелган иде. Алар арасында мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары бар.
Чарада котлау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Зөфәр Саттаров чыгыш ясадылар. Алар үзләренең тормышын мәктәп һәм балалар тәрбияләү белән бәйләгән тәрбиячеләргә һәм укытучыларга котлау сүзләрен җиткерде.
-Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре! Сезне Халыкара укытучылар көне белән котлыйм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне һәм фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Безнең районда үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар эшли. Аларның югары һөнәри осталыгы, укыту-тәрбия процессын, яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыру бәрабәренә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә ирешә,- дип сөйләде Илшат Дәрҗеманов.
Тантаналы чарада укытучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатлары, район Башкарма комитетының һәм район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Мәгариф өлкәсе ветераннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Хөрмәтле мөгаллимнәргә сәхнәдән бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ә инде балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, җыр-моңга оста педагоглар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре музыкаль сәламнәре белән куандырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев