Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта җиңел атлетика эстафетасы узачак

9нчы май көнне шәһәребезнең үзәк урамында җиңел атлетика буенча эстафета узачак.

Әлеге чара районыбызда традиция буенча Җиңү бәйрәмендә үтә. Теркәлү 11:30 сәгатьтә В.И.Ленин һәйкәле янәшәсендә башлана, старт шунда ук 12:00 сәгатьтә биреләчәк. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйгедә мәктәпләр һәм политехник көллият командалары катнаша. Йөгереш 2000-2001нче елларда туганнар; 2002нче елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында оештырыла. Командада ике егет, ике кыз булу шарт. Ярышта катнашучылар иң элек медицина белешмәсе белән теркәлү узарга тиеш. Әлеге пункт үтәлмәгән икән, команда ярышта катнаша алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев