Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Гаилә бәйрәме гөрләп узды

Кичә кич, коеп яңгыр явуына карамастан, шәһәребезнең “Яшьлек“ скверында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган искиткеч чара гөрләде.

Бәйрәмнең кульминациясе – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ дәүләт медален Сон авыл җирлегеннән Венера һәм Рәфәгать Хәевларга тапшыру, бергә тормыш итүләренең көмеш юбилейларын билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләү, быел игезәк балалары туган гаиләләрне тәбрикләү булды. “Нократ” газетасында ЗАГС бүлеге белән берлектә алып барылган “Гаилә архивы” конкурсы җиңүчесе Юлай Фәләхиевны да җылы котладылар. Лотерея уйнату, сабыйлар өчен Фьокадан  квест-уен, мизгел эчендә рәсемеңне ясап бирүче фотозона эше, бәйрәмнең төп геройлары – Петр һәм Феврония белән бергәләп сурәткә төшү һәм тагын бик күп башка кызыклы тамашалар, тәэсирле вакыйгалар... Чараны Рузалия һәм Фидаис Мортазиннар алып барды, чакырылган кунаклар ТР Дәүләт хоры солисты Алмас Хөсәенов, Әлфия Авзалованың иҗат Фонды президенты, кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова – Авзалова белән очрашу да тәэсирле булды.... Мамадыш халкы әлеге бәйрәмдә бердәм гаилә булып катнашты, бергәләп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев