Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Дуслар истәлегенә” дип исемләнгән көрәш турниры үтте

Бүген Түбән Ушма авылында урнашкан спорт комплексында милли көрәш буенча беренче тапкыр “Дуслар истәлегенә” дип исемләнгән республикакүләм турнир узды.

Аны данлыклы көрәшче, РСФСРның спорт остасы, 17 мәртәбә район Сабантуеның баш батыры булып калган Рафаэль Мөхәммәтшин һәм ТР Атказанган автотранспорт хезмәткәре Фәрит Сибгатуллин истәлекләренә оештырдылар. Дөрес, Рафаэль абый истәлегенә моңа кадәр 13 ел рәттән көрәш бәйгесе уздырылып килде, ә быел ул башка форматта үтә.

Алар икесе дә арабыздан иртә китсәләр дә, исемнәрен мәңгеләштерү максатында дусларының аларның истәлегенә татарча көрәш буенча турнир үткәрүе изге гамәл дип кабул ителә. Быел турнирда Теләче, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән спортчылар катнашты.

Тулы репортажны дүшәмбе көнне “Мамадыш ТВ” телеканалында “Хәбәрләр” тапшыруында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X