Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта “Авыл йолдызлары яңгыры“ фестиваль-конкурсы башлана

Төп-төгәл бер айдан, 17нче октябрь кичендә авыл җирлекләрендә гомер кичерүче сәнгать осталары арасында яңа иҗади сезон башланачак.

“Авыл йолдызлары яңгыры“ фестиваль-конкурсына Югары Ушма белән Урта Кирмән төбәкләре арасындагы һәм Түбән Тәкәнеш белән Көмеш Күл командалары арасындагы бәйгеләр старт бирә. Тәүге тамашалар Югары Ушма һәм Көмеш Күл мәдәният йортларында узса, җавап концерты 19нчы октябрь киченә билгеләнгән. 2018-2019нчы еллар сезонында барлык чыгышлар да чәршәмбе һәм җомга кичләрендә узачак. 
Фестиваль 10 номинация буенча үтә: “Безнең дус җирлек“ дип исемләнгән визитка, “Җырлыйм сиңа, минем Мамадышым!“, миниатюралар театры, “Гаҗәеп кешеләр янәшәдә генә“, хореография, “Ел җыры“, биатлон, пародия, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган массовка һәм җитәкчеләрнең катнашу активлыгы.
Жюри составы 23 кешедән гыйбарәт. Алар ике төркемгә бүленеп теге яки бу төбәк артистларының чыгышларын бәяләячәкләр. 
Графиктан күренгәнчә, октябрь-апрель айларында районыбыз авылларында барлыгы 96 программа күрсәтеләчәк. Җиңүчеләрне ачыклаганда, 1 беренче урын, 3 икенче урын һәм 4 өченче урын чыгарыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев