Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның төп пляжы быел ачылмаячак

Бүген “Шәһәр хуҗалыгы“ МУП җитәкчесе Рәис Шәңгәрәев үзләре карамагындагы җәмәгать мунчаларының, парклар, балалар аттракционнары һәм шәһәр пляжында алып барылучы эшләр хакында хисап тотты.

Соңгысы быел ачылмаячак икән. Аның территориясендә үзарасалым акчалары хисабына төзекләндерү эшләре алып барылачак. Ул 3 этаптан гыйбарәт булып, һәр этап үзе бер елга сузылырга мөмкин. Димәк, яңартылган пляжда өч елдан соң гына коена башларга мөмкинбез. 
-3 ел буе су коенмыйча торып булмый бит. Димәк, вакытлыча башка урында барлык кагыйдәләргә дә туры килерлек пляж ачып торырга кирәк. Шулай эшләмәсәк, халык рөхсәт ителмәгән урыннарда су коена башлаячак. Ә бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов.
Сүз уңаеннан, быел Соколка һәм Урманчы авыл җирлекләре территориясендә дә берәр су коену урыны ачылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев