Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның “Әкият“ балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ничек өйрәтәләр?

“Балалар - безнең киләчәгебез!“ – дияргә яратабыз. Сабыйларыбызның тормыш иминлеге, аларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерү –педагоглар һәм бигрәк тә әти-әниләр кулында. Онытмыйк: безнең үрнәк - иң яхшы өйрәтү чарасы!

Бакчабызда балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча киңкырлы эш алып барыла. Һәр шөгыльне, эшчәнлекне яңача алымнар, заманча технологияләр кулланып оештырырга омтылабыз. Сюжетлы-рольле, дидактик уеннар балаларның юллардагы җаваплылыгын үстерә, уңай нәтиҗәләр бирә. Һәр төркемдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү почмагы бар. Биредәге күрсәтмә, таратма әсбапларны ел дәвамында тулыландыра, баета барабыз. Тәрбиячеләребез үз куллары белән төрле дидактик уеннар, макетлар, муляжлар, лэпбук, бизибордлар ясыйлар.  Шулай ук  балалар белән  стена газеталары чыгарабыз. Алар кабул итү бүлмәсенә урнаштырыла. Бакчабыздагы автокласста  барлык программалар, методик ярдәмлекләр, макетлар, электрон светофорлар, юл билгеләре кебек җиһазлар тупланган. Биредә кечкенә төркемләп, шәхсән шөгыльләр дә оештырыла. “ЮИД” клубы эшләп килә. Агитбригадачылар уртанчылар, кечкенәләр төркемендә әңгәмә үкәрәләр, кагыйдәләр белән таныштыралар, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр. Кызыл Тау урта мәктәбе һәм 4 нче мәктәп ЮИД командалары белән бергә викторина, КВН нар уздырабыз, акцияләргә чыгабыз. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ТР эчке эшләр министрлыгының  “Сакла” сайтында теркәлеп, өй шартларында биремнәр үтәп, үзләренең белемнәрен ныгыта, тикшерә.  Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә зур ярдәмчеләребез булып “БДД” ДБУның  Мамадыш районы буенча директоры Лилия Никифорова, БДД хокук эшләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Диләрә Идиятова, ЮХИДИ хезмәткәрләре тора. Алар белән берлектә очрашулар, акцияләр (Водитель, игътибарлы бул!“, “Игътибар! Юлда - балалар!”...)  оештырабыз. Тәкъдим иткән видеоязмаларын, мультфильмнарын карап, фикер алышулар уздырабыз.  Күп төрле чаралар әти-әниләр белән берлектә үткәрелә. Гыйнвар аенда гына да тәрбиячеләр Гөлназ Юнысова, һәм Зөлфия  Хәйруллина интеллектуаль конкурс оештырдылар.  Җиңүче гаиләләргә һәм катнашучыларга бүләкләрне Лилия Габделхәевнаның тапшыруы тагын да күңелле булды. Гомумән, ул балалар һәм аларның әти-әниләре каршында видеоязмалар күрсәтеп, бик үтемле, гыйбрәтле чыгышлар ясый. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән Резеда Мөхәммәтҗанова, Гөлфия Рәхимова, Ольга Костина оештырган чараларда “Вовка светофор патшалыгында кунакта” исемле сәхгәләштерелгән әкият тәкъдим ителде. Агитбригада чыгышы кичәгә тагын да нур өстәде.  “Имин юллар” кул эшләре конкурсында һәр төркем әти-әниләре актив булдылар. Бергәләп иҗат иткәндә  бала белән әти-әни арасы тагын да якыная. Педагогларыбыз үз өсләрендә эшли, курсларда белемнәрен күтәрә, эш тәҗрибәсе белән даими уртаклаша. Тәрбиячеләребез Гөлназ Юнысова, Ләйсән  Яруллина балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә берничә ел дәвамында нәтиҗәле эш алып баралар. ”Иң яхшы юл йөрү кагыйдәсенә өйрәтүче тәрбияче”, “Иң яхшы почмак”, “Куркынычсыз шкатулка” методик әсбаплар конкурсларында актив катнашып, тәрбячеләребез нәтиҗәле урыннар яулыйлар.  Бу уку елында бакчабызда “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча белем бирү технологияләре куллану” исеме астында региональ семинар да узды. Анда Татарстанның 7 районыннан педагоглар, район мәгариф бүлеге методистлары, “БДД” ДБУ хезмәткәрләре, җитәкчеләре катнашты.

 

Әлеге юнәлештә алга таба да шулай максатчан эшләргә исәплибез. Көчебезне, тәҗрибә-белемебезне, тырышлыгыбызны куеп, иҗади  эшләгәндә, белем һәм тәрбия бирүне бергә бәйләп алып барганда гына киләчәгебез өметле, куркынычсыз булыр дип уйлыйм.

Фирдания Зыятдинова, “Әкият“ балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев