Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның 25 комбайнчысы республика премиясен алачак

Быел да урып-җыю эшләре вакытында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында ярыш оештырган һәм премияләр вәгъдә иткән иде.

Премияләр белән бүләкләнү өчен районнардан 1464 кеше тәкъдим ителгән булган. Конкурс комиссиясе шуларның 500ен бүләкләргә карар иткән. Алар арасында районыбыз комбайнчылары да бар. Менә алар: “Павлова” КФХдан – Зөфәр Шәрифуллин, “Шакирҗанова” КФХдан – Фаил Насыйбуллин, “Хисмәтова Г.М.” КФХдан – Илгизәр Хисмәтов, “АПК “Азык-төлек программасы”ннын – Виктор Будылин, Денис Левин, Иван Игънатьев, Хамис Сунгатуллин, Наил Сафин, Фәнис Әбүбәкиров, Марат Мусин, Игорь Галанов, Мидхәт Гаянов, Алмаз Габдулбәров, Радислав Уразлин, Әсгать Минниханов, Рамил Ишмурзин, Руслан Мальцев, Илшат Гайнуллин, Виктор Ханов, Наил Хәлитов, Галиәхмәт Нуриев, Андрей Бабатҗев, Артем Егоров, Рафыйк Мөхәмәтзакиров, Алексей Зәйниев бар. Алар төрле зурлыктагы премияләр алачаклар.

Фотода: “Шакирҗанова” КФХдан – Фаил Насыйбуллин

Минневәрис Мингалиев тексты һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X