Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлыларның яңа ел күлмәге

Яңа ел җитә, яңа ел, җәмәгать, сизәсезме?! 2020нче Күсе елы көннән-көн якынлаша. Әзерлек эшләрен башлап җибәрергә кирәк! Нәрсәдән башларгамы?

Интернетта, мәсәлән, Яңа ел тантанасы өчен әбизәтелне укалы елтыравык кием кияргә кушалар. Күлмәкне сайлауда ялгышлык җибәрмәс өчен, әлләникадәр сайтлар актарып утырдым. “2020 нче елны тулы “карнавал кораллары“ белән каршы алырга кирәк. Бу киләсе ел дәвамында сезне озатып йөриячәк финанс тотрыклылыгы һәм башка өлкәләрдә җиңү һәм уңышка ирешүгә гарантия!“ -  дип язалар анда. Мыркылдык дуңгызга алмашка килгән дустанә һәм йомшак күсе нәрсәләргә өстенлек бирә соң? Өй рәхәте, дуслык һәм гаилә кыйммәтләре – күсе елы характерындагы төп үзенчәлекләр. Күлмәк фасонын сайлаганда, ел хуҗасының “алтын“ әхлагына таянырга кирәк. Иң кирәклеләре - алтын һәм башка металл төсләр. Шулай ук зәңгәр һәм яшел дә бәхет китерә, ап-ак кием дә шәп, бәйрәмдә назлы һәм стильле образ булдырырга мөмкинлек бирә, ди. Күсе барлык табигый материалларны өстен күрә, шуңа күрә, синтетиканы читкә алып куйсаң, атлас, ефәк, йон яки җитеннән киенсәң,  яхшырак. Күсе тыныч төсләрдән һәм табигый тукымалардан тыш, уңайлылыкка да өстенлек бирә. Шуңа күрә, үзеңне артык кысан күлмәкләр һәм уңайсыз фасоннар белән җәфаламаска, ә хәрәкәтләнергә уңайлы, килешле кием сайларга киңәш итә дизайнерлар.

Ә Мамадыш хатын-кызлары бу бәйрәмгә әзерләнә башлаганнармы әле?  Берничә тегүчегә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Ольга Шапкина, тегүче:

- Әйе, эшебездә Яңа ел алды рухы сизелә. Менә хәзер карнавалларга, балалар иртәләренә киемнәр тегә башлыйбыз. Әзерләре дә күп. Аларны арендага биреп торуны гадәткә керттек, костюмнарның кайтып кергәне юк, чират! Әле “Йолдызлар яңгыры“на Тауиле укытучыларына рус халык костюмнары, Түбән Ушма укытучылар коллективына бердәм форма тегү белән мәшгуль булдык. Заказлар бик зур һәм четерекле иде. Шәхсән үзебезнең коктейль  күлмәге, дип артык исебез китми. Былтыр, мәсәлән, Яңа елны гаиләбез, дусларыбыз белән ишегалдында каршы алдык. Шашлык, шампан шәрабе, петарда шартлату, кар йомарламнары белән атышу, ватрушкаларда шуу, көртләрдә аунау – беләсезме ничек күңелле һәм истә калырлык булды! Быел да ял итү базасында актив ял сайларга уйлап торабыз, чаңгы костюмнары кулайрак була, димәк. Ә Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай дәвам итәчәк, диләр. Иң мөһиме – туганнар, дуслар арасында, яхшы кәеф белән, илһамланып, лаеклы каршы алу!

Рәмзия Минькина:

  • 30 елдан артык хезмәт стажым бар бу өлкәдә. “Көнкүреш йортында“ эшләгәндә әлләнинди фасонлы күлмәкләр теккән чаклар булды. Хәзер дә сораштыргалыйлар, мин текмим, күптән киемнәр ремонтлауга гына күчтем. Затлы күлмәкләрне интернеттан заказ бирергә киңәш итмим. Кайтарткан товарларын кая куярга белмичә йөрүчеләр күп. Әлбәттә, рәсемдә манекенда һәрчак матур утыра кием. Материалны капшап, тотып карагач та (татар тотып карамый ышанмый, диләрме әле.?!) таманга туры килә кайчак. Бүгенге көндә хатын-кызлар үзләрен бик карый: керфекләр ябыштырылган, маникюр ясалган, фигура өстендә эшләүчеләр дә күп. Бик зәвыклылар очрый. Тик матур күлмәкләрдә экономияләргә тырышалар сыман. Яшьләр дә, нәрсәсе бар, шуны кия. Минем үземнең фикер буенча да, кием чиста, пөхтә, матур, килешле булса, шул җитә кебек. Ә юк, соңгы вакытта милли күлмәкләр турында уй тынгылык бирми. Ресторанга барырга җыенмыйм. Быел Яңа елда туган ягым Төмәнгә кунакка китәбез, анда тагын да салкынрак. Җылырак киенәсе булыр. (Көлә)

 

Людмила Хохрева:

- Элегрәк “Модалар ателье“сында эшләгәндә безгә чират торалар, яңа ел алды шаукымы бик иртә башлана иде. Хәзер сирәк кенә мөрәҗәгать иткәлиләр, мин аларны базарның каршы ягындагы бинада урнашкан ательега - Галина Рябкова янына җибәрәм. Күлмәк тегү бик мәшәкатьле эш, ике-өч тапкыр үлчәм алырга, кигертеп карарга чакырырга кирәк. Заманасы шундыймы: хәзер кешеләр бик ашыга, түземлекләре җитми. Кибеттән сатып алуны кулайрак күрәләр. Анда сайлау мөмкинлеге бик зур ич. Мин 12 ел базарда кием ремонтлау белән генә шөгыльләнәм. Алай да, көзге пәлтәмне үзем тегеп кидем.  Үз кулларың белән башкарган эш, әлбәттә, гел икенче төрле инде. Җанны җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев