Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлыларның иң яраткан гөлләре - яран

Сорашу нәтиҗәләре шуны күрсәтте.

Халкыбыз элек-электән яран гөлен яраткан. Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган. Үз итеп үстерелгән яранны һич кенә дә диңгез аръягы гөле дип уйнамассың.

Хәзерге вакытта исә яранның йөзләгән яңа гибрид төрләре барлыкка килде. Ул үзенең купшы һәм дәвамлы чәчәк атуы белән иң танылган гөлләрнең берсе санала. Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра. Мәсәлән, Гөлләрнең магик көче исемле китапта яранны тикмәгә генә усал көчләрне куучы, мәхәббәт тудыручы гөл дип атамаганнардыр, мөгаен. Шуңа бәйләнешле рәвештә бронхларны дәвалаучы шифаханәләргә авырулар өчен махсус яран бүлмәләре булдырылган.

Яранны ничек тәрбияләргә? Гомумән алганда, яран гөле артык дымлы туфракны яратмый. Ул үзен уртача дымлылыкта яхшы хис итә. Яздан башлап, барлык төр яраннарны да ике атнага бер тапкыр махсус гөл ашламасы белән ашларга кирәк. Билгеле булганча, яран гөле ботактан үрчи һәм яшь ботактан үскән гөл купшырак чәчәк ата. Яран утыртасы туфрак түбәндәге катнашмада булырга тиеш: 2 өлеш кәсле туфрак, 1 өлеш яфраклы урман туфрагы, 1 өлеш торф һәм 1 өлеш комлы туфрак (2:1:1:1). Дөрес, хәзер өйне бизи торган әллә нинди матур гөлләр бар. Әмма без иске танышыбыз - яран барлыгын да онытмыйк. Аны үстерик, сөеник һәм дәваланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев